Accessibility links

Казанда Навальный штабы ябылмаячак


Алексей Навальныйның Казандагы штабы
Алексей Навальныйның Казандагы штабы

Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы президент сайлаудан соң да эшен дәвам итәчәк. Анда яңа эш планнары төзелә.

"Кампания тәмамланды, кызганыч ки, кайбер төбәкләрдә штаблар ябылачак. Ләкин алар да соңрак, мөмкинлек булу белән, ачылачак. Казан штабы эшли, без ябылмыйбыз", дип сөйләгән Idel.Реалии аның координаторы Эльвира Дмитриева.

Якын араларда анда яңа планнар төзеләчәк. "Без шәһәр мәнфәгатендә күп эшләр башкара алачакбыз. Штаб шулай ук фикердәшләр җыелу урыны да булып тора", ди Дмитриева.

Навальнының Казандагы штабы былтыр март башында ачылган иде. Күптән түгел аның Тольятти һәм Йошкар-Оладагы штаблары ябылу турында билгеле булды.

XS
SM
MD
LG