Accessibility links

Кайнар хәбәр

9 апрельдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә СОлНЦе мәктәбенең прокуратура тикшерүләренә каршы шикаятен карауның соңгы утырышы булды. Мәктәп бу юлы да җиңә алмады.

Мәктәп мөдире Павел Шмаков Азатлыкка сөйләвенчә, хөкемдар шикаятьне канәгатьләндермәгән. "Хөкемдар моңа кадәр шәһәр мәгариф идарәсенә мәктәпнең уку планы турында сорау җибәрде. Үзем дә барып алдым. Прокуратура мәгариф идарәсе тарафыннан расланган уку планын күрдек дип белдерә. Чынлыкта, безнең уку планы расланмаган иде. Мәгариф идарәсе җавабында да шулай диелгән. Хөкемдарга әлеге документны күрсәттем, ул аптырап калды һәм прокуратура күрсәтмәсе турындагы сорауны караудан баш тартты, прокуратура тикшерүенә каршы шикаять ниегезендә генә карар чыгарды", дип сөйләде Шмаков Азатлыкка. Әле карарның аңлатма өлеше тапшырылмаган. Аны алгач, мәктәп карарны шикаять итәргә җыена.

10 апрельдә мәхкәмәдә мәктәпнең тагын бер шикаяте каралачак.

Казан прокуратурасы белән "СОлНЦе" мәктәбе арасында каршылык узган көздән бирле килә. Шмаков прокуратураны мәктәптә тикшерү уздырмый гына, укыту програмын үзгәртү турында күрсәтмә җибәрүдә гаепли. Сүз Татарстанда татар телен ихтыяри өйрәнүгә бәйле прокуратура тикшерүләре турында бара.

Шул ук вакытта прокуратура мәктәпне бирелгән күрсәтмәләрне үтәмәүдә гаепли. 20 мартта Вахитов районының беренче инстанция мәхкәмәсе (килештерү мәхкәмәсе) прокурорларга укучылар һәм ата-аналар турында документларны күрсәтүдән баш тарткан өчен СОлНЦе мәктәбе мөдире Шмаковка 2 мең сум штраф салды.

Элегрәк исә Казандагы Мәскәү районының беренче инстанция мәхкәмәсе Шмаковтан 25 мең сум штраф түләтү карары чыгарды. Штраф татар телен урыс теле белән тигез күләмдә укыту һәм мәктәпнең спорт залы булмавы өчен салынды.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG