Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия финанс министры: лаеклы пенсия турында халык үзе кайгыртырга тиеш


Антон Силуанов
Антон Силуанов

Русия финанс министры Антон Силуанов халык дәүләткә генә ышанмыйча, үз пенсиясен үзе кайгыртырга тиеш дип белдерде. Моның өчен шәхси пенсия капиталы системы кертергә җыеналар.

Министр сүзләренчә, якын арада шәхси пенсия капиталы системы кертеләчәк. Кешеләр хезмәт хакларының бер өлешен саклап барса, аны пенсиягә чыккач куллана ала, дип китерә Силуанов сүзләрен РИА Новости.

Глобаль пенсия индексы рейтингына карганда, 2017 елда Русия пенсионерлар өчен иң начар илләр бишлегенә керде. Ул Бразилия, Греция һәм Һиндстаннан гына алдарак тора.

Икътисади үсеш министрлыгы фаразлавынча, Русиядә алдагы 20 елда пенсияләр арта алмаячак. Пенсионерларга акча түләүне азмы-күпме арттырыр өчен пенсия яшен арттыру кирәк дип белдерелә.

2014 елдан башлап Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе арта. Русиядә биш миллионга якын кеше минималь хезмәт хакы алып эшли. 2018 елның 1 гыйнварыннан ул аена 9489 сум тәшкил итә.

XS
SM
MD
LG