Казакъстанда танылган блогер Огыз Доганны үзен дәүләт теле булган казакъ телендә хезмәтләндерүне сораганнан соң Qazkom банкыннан куып чыгарганнар.
"Беренчедән, Казакъстан бәйсез дәүләт. Икенчедән, мин урыс телендә сөйләшмим һәм ул телне аңламыйм. Шуңа мин үзем аңлаган казакъ телендә сөйләшүләрен телим", диде ул "Идел.Реалии"га.
Элегрәк социаль челтәрләрдә блогерның Астанада банк хезмәткәре белән казакъ телендә сөйләшү тырышлыклары турында видео чыккан иде. Әмма хезмәткәрләр аңа казакъ телендә җавап бирүне кирәк санамаган, ә банк сакчысы бөтенләй бинадан куып ук чыгарган.
Огыз банктан гафу үтенүне таләп иткән. Банк Facebook битендә блогердан казакъ һәм урыс телләрендә гафу үтенүне чыгарган.
Элегрәк Татарстанда да шундый очрак булган иде. Түбән Камадан Алмаз Имамов салым оешмаларында һәм Сбербанкта хезмәтләндерү урыс телендә генә куелган дип шикаять итте. Әмма Түбән Кама прокуратурасы үз җавабында Татарстанда эшләүче дәүләт оешмалары үз сайтларын татар телендә ясарга мәҗбүр түгел дип язып җибәргән.