Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Агора": Русиядә тарих куркыныч фәнгә әйләнеп бара 


"Агора" оешмасы җитәкчесе Павел Чиков
"Агора" оешмасы җитәкчесе Павел Чиков

Тарихи вакыйгаларга карата фикер белдерү русияләрне җаваплылыкка тарттыруның бер сәбәбе булып тора. Бу хакта "Агора" хокук яклау оешмасының "Русия Тарихка каршы. Яңадан карау өчен хөкем" дип аталган хисабында белдерелә.

10 ел эчендә хокук яклаучылар тарих темасына әйтелгән сүзләр өчен эзәрлекләүнең 100 фактын теркәгән. Аларның 17се - җинаять эше. 16 кеше гаепле дип табылган. Китапларны, интернеттагы язмаларны тыюның, аларны экстремистик материаллар исемлегенә кертүнең 41 очрагы теркәлгән.

Хисап авторлары Дамир Гайнетдинов һәм Павел Чиков ассызыклап үтүенчә, алар карашларның һәм әйтелгән сүзләрнең тарихи дөреслегенә бәя бирми, ә бары тик конкрет эшләрнең һәм экстремизмга каршы тору сәбәбе белән язмаларны тыю очракларының юридик аспектларын гына карый.

Хокук яклаучылар шулай ук Русия мәхкәмәләренең күп очракта махсус хезмәтләр карарлары белән килешүен дә билгели.

Хисап авторлары тарихны яклау сәбәбе белән мәдәният өлкәсен контрольдә тотырга омтылулар 2009 елда президент Дмитрий Медведев чорында башлануын искә ала. Бу уңайдан махус комиссия булдырылды һәм 2014 елда Җинаять кодексына нацизмны реабилитацияләү турындагы махсус норма кертелде. Мәхкәмәләр свастикалы тарихи фотолар өчен хөкем карарлары чыгара башлады.

Русиядә 2012 елдан бирле тыелган символикалы язмалар урнаштыру өчен ачылган эшләр саны тугыз тапкыр арткан. Әлеге маддә нигезендә соңгы биш ел эчендә алты меңнән артык кеше хөкем ителгән. "Агора" исәпләп чыгаруынча, ай саен бу уртача 100 кеше дигән сүз.

Быел Вконтактедагы посты өчен татар активисты Батырхан Әгъзамов та күптән түгел биш тәүлек сак астында булды. Аңа карата административ эш ачылган иде. Постта сулда Донецки халык республикасы фетнәчеләренең берсе Алексей Мильчаковның янып үлгән украин хәрбие янында төшкән фотосы, уңда Мильчаковның "коловрат" тамгасы тотып торган фотосы урнаштырылган. Кайбер белгечләр "коловрат"ны свастиканың бер төре дип саный.

XS
SM
MD
LG