Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда милли телләрне бетерәчәк канун өлгесенә каршы ялгыз пикетлар уза


Рәфыйк Кәримулла Татарстан хөкүмәте бинасы каршында
Рәфыйк Кәримулла Татарстан хөкүмәте бинасы каршында

Бүген Казанның берничә урынында милли телләрне укытуны ихтыярига калдыруны күздә тоткан "Мәгариф турында"гы канунга үзгәреш кертүгә каршы пикет узды.

Истанбул паркындагы Садри Максуди һәйкәле янында Миләүшә Батыршина "РФ Республикаларында милли телләрне ихтыяри укыту канунына – ЮК" дигән шигар тотып торды.

Миләүшә Батыршина
Миләүшә Батыршина

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Камил (фамилиясен әйтмәде) "Нет закону о добровольном изучении национальных языков в Республиках РФ" дигән шигар белән чыгып басты.

Камил
Камил

Шундый ук шигар белән "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Рәфыйк Кәримулла Татарстан хөкүмәте бинасы каршында басып торды.

"Азатлык" берлеге әйтүенчә, кичкә таба Казанның Бауман урамында ялгыз пикетлар дәвам итәчәк.

10 апрель көнне Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала. Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, рәсми хакимиятләр дә каршы чыкты. Урыс телле ата-аналар үзгәрешләрне хуплый.

XS
SM
MD
LG