Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ил халыкара изоляциядә дип санаучы русияләр саны 56 процентка җиткән. Бу хакта "Левада үзәге" сораштырулары күрсәтә.

Әлеге вазгыять өчен борчылучылар саны да соңгы ел эчендә 12%ка артып 37%ка җиткән, дип китерә "Ведомости" сораштыру нәтиҗәләрен.

Шул ук вакытта Русиягә Көнбатыш белән мөнәсәбәтләрне ныгытырга кирәк дип санаучылар саны 66%тан 54%ка калган.

Көнбатыш илләренә тискәре бәя бирүчеләр саны, гомумән, арткан. Русияләрнең якынча 40% Көнбатыш илләренә кызыгырга кирәкми дип саный. Сораштыруда катнашучыларның дүрттән бер өлеше Көнбатышта Русиягә курку белән карыйлар дип белдергәннәр. Респондентларның 21%Русиягә шомланып, ә 16% - илгә нәфрәт белән карыйлар дип саный.

2014 елда Көнбатыш илләр Кырым аннексиясе һәм Украинада фетнәчеләргә ярдәм итүе өчен Русиягә чикләүләр кертте. Әлеге вакытка кадәр санкцияләр озайтылып тора.

2018 елның апрелендә АКШ финанс министрлыгы америка сайлауларына тыкшыну ихтималы булган Русиянең 38 эшмәкәренә, түрәсенә һәм ширкәтләренә чикләүләр кертте.

Моннан тыш, Көнбатыш илләре һәм Русия арасында мөнәсәбәтләргә Британиядә элекке күзләү офицеры Сергей Скрипальне агулау да кире тәэсир итте. 30лап ил Русия дипломатларын илләреннән чыгару турында белдерде. Русия моңа җавап итеп көнбатыш дипломатик миссия хезмәткәрләрен илдән чыгара башлады.

XS
SM
MD
LG