"Туган телләрне өйрәтү һәм туган телләрдә уку турындагы канун өлгесе зур бәхәсләр тудырды. Шуңа күрә шура әлеге документка эксперт бәясе әзреләячәк", дигән оешма җитәкчесе Михаил Федотов мәгариф мәсьәләләренә багышланган утырышта. Бу хакта "Интерфакс" яза.
Шураның мәдәни хокуклар даими комиссиясе рәисе Анита Соболева чыгышында Латвия һәм Украинада туган телләрдә укытуны чикләү тискәре нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләгән. Соболева шулай ук туган телләр факультативка калган очракта, аларны укытуны кем финанслаячагы да аңлашылмый дип белдергән.
"Кешеләр өйрәнергә теләми, аларны көчләп өйрәтергә кирәкми дип әйтәләр. Бу төптән дөрес түгел. Әгәр республикада дәүләт теле бар икән, балалар аны өйрәнергә тиеш", дигән Соболева.
Дәүшәмбе төштән соң Мәскәүдә "Туган телләрнең гомуми белем бирү системында үсеше: сәяси-хокукый аспектлар” дип аталган түгәрәк өстәл башланды. Чарада мәктәпләрдә милли телләрне ихтыярига калдыру турындагы канун өлгесе хакында фикер алышу бара.
10 апрель Русия думасының алты депутаты парламентка республикаларның дәүләт телләрен ихтыяри укыту турында канун өлгесен кертте. Анда республикаларның дәүләт телләрен бары тик укучылар һәм аларның ата-аналары теләге белән генә укыту тәкъдим ителә, милли телләрне укытуны факультатив итү карала. Әлеге инициативага милли республикалар җәмәгатьчелеге, хакимиятләре дә каршы чыкты.