Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Дерипаска "РусАл" ширкәтенең җитәкчеләр шурасыннан чыкты


Олег Дерипаска

АКШ чикләүләре аркасында Олег Дерипаска "РусАл" ширкәтенең җитәкчеләр шурасыннан чыккан. Бу хакта Һонконг биржасы сайтында белдерелә.

"АКШ чикләүләреннән соң ширкәт һәм аның хиссәләр тотучыларының мәнфәгатьләрен яклау өчен Олег Дерипаска 2018 елның 25 маеннан вазифасыннан китте", диелә "РусАл" белдерүендә.

Пәнҗешәмбе җитәкчеләр шурасыннан Дерипасканың җиде вәкиле һәм "РусАл"ның генераль җитәкчесе Александра Буриконың да китүе мәгълүм булды. Җитәкчеләрнең вазифаларыннан китүе ширкәтне чикләүләрдән чыгару стратегиясенең бер өлеше диелә.

АКШ Конгрессы былтыр Америка дошманнарына каршы тору турында кабул иткән канунга ярашлы Кушма штатлар 6 апрельдә Русиянең 24 ватандашына һәм 14 ширкәтенә чикләүләр керткән иде. Исемлектә Олег Дерипаска һәм Виктор Вексельберг кебек эшмәкәрләр һәм шулай ук түрәләр бар. Нәтиҗәдә рубль бәясе һәм Мәскәү биржасы котировкалары төште. Моннан тыш, Дерипасканың "Русал" ширкәтенең хиссәләре арзанайды.

АКШ финанс министры Стивен Мнучин Дерипаска исеме белән бәйле ширкәтләрдә аның өлеше 50 проценттан кимрәк булган очракта чикләүләрне алу мәсьәләсен карарга вәгъдә иткән иде. Дерипаска "РусАл" төркеменә кергән En+ ширкәте җитәкчеләр шурасыннан да чыкты.

XS
SM
MD
LG