Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гарәп Әмирлекләрендә хокук яклаучыга 10 ел төрмә җәзасы бирелде


Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә хокук яклаучы Әхмәт Мансурга 10 ел төрмә җәзасы бирелде. Ул социаль челтәрләрдә хакимиятне тәнкыйтьләп язмалар элгән булган.

Бу хакта җирле матбугат чараларына сылтанып Associated Press яза.

Мәхкәмә Мансурны Гарәп Әмирлекләренең һәм ил җитәкчелегенең дәрәҗәсен һәм абруен кимсетүдә гаепле дип таныган. Активистны шулай ук 272 мең доллар күләмендә штрафка да тартканнар.

Әхмәт Мансур Human Rights Watch хокук яклау оешмасының Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Фарсы култыгы илләрендә вәкиле булып тора. 2011 елны аны югары вазифадагы затларны мыскыллау өчен өч ел төрмә җәзасына хөкем иткәннәр иде. Шул ук елны Мансур ярлыкау алды, ләкин аңа чит илгә чыгу тыелды.

Былтыр Әхмәт Мансур Берләшкән Гарәп Әмирлекләре хакимиятен кеше хокуклары бозуда һәм хокук яклаучыларны кулга алуда гаепләде. Берничә атнадан соң аны сак астына алдылар. Хокук яклаучылар белдерүенчә, Мансурны кулга алыр алдыннан махсус хезмәтләр аны күзәткән һәм телефонын тыңлаган.

XS
SM
MD
LG