Британиядә баш фатиры булган хокукларны бозуны багып торучы Сүрия үзәге мәгълүматларына күрә һөҗүмне Русия һава көчләре ясаган. Моны раслаучы һәм корбаннар турында мәгълүмат юк. Алдагы көнне хокук яклаучылар һава һөҗүмендә 15ләп тыныч кеше үлүен хәбәр итте.
Идлиб виләяте Төркия белән чиктәш. Ул тулысынча хакимияткә каршы көчләр контролендә. Халыкара оешмалар Русия тарафыннан якланган Сүрия хөкүмәте хәрбиләре төбәктә химик корал кулланырга мөмкин дип борчыла. БМО элегрәк Идлибка һөҗүм башланса һуманитар каза туу мөмкинлеген кисәтте, чөнки бу төбәктә миллионнарча качаклар һәм тыныч халык яши.