Accessibility links

Кайнар хәбәр

Страсбург мәхкәмәсе Данис Сәфәргали шикаятен теркәгән


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргали шикаятен теркәгән.

Страсбург мәхкәмәсе Кирово-Чепецкидагы колониядә утыручы Данис Сәфәргали шикаятен мөмкинлек булу белән карый башлаячак диелә.

Адвокат Ирина Хрунова сүзләренчә, мөрәҗәгатьтә нәфрәт һәм дошманлык уяту өчен җинаять җаваплылыгына тартылу өлеше шикаять ителгән. Адвокат һәм Данис Сәфәргали фикеренчә, әлеге эштә Русия Европа кеше хокуклары конвенциясенең гадел мәхкәмә тикшерүе һәм фикер белдерү иреге маддәләрен бозган. Бу хакта Idel.Реалии яза.

Алар "социаль челтәрләрдә хакимиятнең тышкы һәм эчке сәясәтен тәнкыйтьләгән язмалар урнаштыру экстремистик эшчәнлек түгел, ә сивиль, сәяси һәм иҗтимагый фикер белдерү" дип саный.

Бер ел элек Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесен өч ел колониягә хөкем итте.

Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты.

Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды.

XS
SM
MD
LG