Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хәрбиләренә хезмәтләре турында интернетта язуны тыймакчылар


Русия думасына хәрбиләргә интернетта үзләре, хезмәте, хезмәттәшләре турында язуны, фотолар куюны, геотеглар урнаштыруны тыючы яңа канун өлгесе кертелде.

"Хәрбиләрнең статусы турында" канунына үзгәрешләр кертү тәкъдиме белән саклану министрлыгы чыккан. Документтан күренүенчә, тыюлар фото һәм видеоматериалларга, геолокация хезмәтләре мәгълүматларына да кагылачак.

Канун өлгесе белешмәсендә язылуынча, мондый үзгәрешләр кертү Русия кораллы көчләренең Сүриядә эшчәнлек алып баруы белән бәйле.

Канунны бозучыларга дисциплинар җаваплылык каралган, ә килешү белән хезмәт итүчеләрне гаскәрдән җибәрергә мөмкиннәр.

Хәрбиләрнең социаль челтәрләрдә язмалар, фотолар урнаштыруы кайбер мәгълүматларның ачылуына китерде. 2014 елда кайбер хәрбиләрнең Вконтактедагы сәхифәләре аша Русия көчләренең Украинадагы сугышта катнашуы фаш ителде.

Социаль челтәрләрдәге мәгълүматны Украина күгендә Малайзия Boeing-ы казасын тикшерү белән шөгыльләнүче халыкара Bellingcat төркеме дә файдаланды. Хәрбиләр интернетта урнаштырган фотолар һәм геотеглар аша лайнерны бәреп төшергән дип фаразланган "Бук" ракет корылмасының Русиядән китерелгәнлеге ачыкланды.

XS
SM
MD
LG