Accessibility links

Кайнар хәбәр

Марсель Шәмсетдинов ПАРНАСның Татарстан бүлекчәсе рәислегеннән киткән


Марсель Шәмсетдинов
Марсель Шәмсетдинов

ПАРНАСның Татарстан бүлеген 43 яшьлек эшмәкәр Рамил Ибраһимов җитәкләячәк.

Марсель Шәмсетдинов ПАРНАСның Татарстан бүлеге рәислегеннән киткән. Мондый карар фирканең хисап җыелышында кабул ителгән дип яза Idel.Реалии".

Шәмсетдинов сүзләренчә, ул 2016 елда Русия думасы сайлавыннан соң ук китәргә җыенган, ләкин бүлекне җитәкләрлек кешеләр булмаган. "Мин Михаил Касьяновка (ПАРНАС җитәкчесе - ред.) да китәргә тәкъдим иттем. Демократия һәм алмашынучанлык принципларын үзебездә кулланырга кирәк", ди Марсель Шәмсетдинов.

Фирканең Татарстан бүлеген хәзер 43 яшьлек эшмәкәр Рамил Ибраһимов җитәкли.

Шәмсетдинов сүзләренчә, Ибраһимов фиркагә ике ел элек килгән. ПАРНАСның низамнамәсенә ярашлы, Ибраһимовның вәкаләтләре ике ел гамәлдә булачак.

Марсель Шәмсетдинов беркая да китәргә җыенмый. Ул иҗтимагый-сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүен дәвам итәчәк, башкаларны өйрәтәчәк диелә.

Татарстанда банк кризисы башланганнан соң, Марсель Шәмсетдинов митинглар оештырып йөрүчеләрнең берсе булды. Аны берничә тапкыр полиция тоткарлады.

XS
SM
MD
LG