Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ президенты БМОда илләрнең, халыкларның, мәдәниятләрнең бәйсезлеген яклап чыгыш ясады


Дональд Трамп БМО гомум мәҗлесе утырышында чыгыш ясый

АКШ президенты Дональд Трамп Нью-Йоркта БМО гомум мәҗлесе утырышындагы чыгышын үз администрациясенең уңышлары турында сүзләр белән башлады.

"Башка бер генә администрациянең дә мондый тәрәккыятькә ирешкәне юк иде әле", диде ул. Президент кыйммәтле кәгазьләр базарының үсә баруын, эшсезлекнең кимүен, чик буйларында иминлекнең артуын, АКШ-Мексика чигендә дивар төзелә башлауны санап китте, “тиздән безнең хәрби сәнәгать узган барлык чорлардагыдан көчлерәк булачак”, дип тә өстәде.

Трамп АКШ башка илләрнең мәнфәгатьләренә хөрмәт белән караганда АКШ мәнфәгатьләренә дә шундый ук карашка өметләнә дип белдерде.

АКШ президенты Корея ярымутравында кораллы низагка юл куймау өчен Төньяк Корея белән сөйләшүләрнең дәвам итүенә тукталып, ярымутрауны атом коралыннан арындыру Төньяк Кореяның да, Көньяк Кореяның да мәнфәгатьләренә туры килә диде. Ул Төньяк Корея җитәкчесенә хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерсә дә, атом коралыннан тулысынча арынмый торып, Пхеньянга каршы чикләүләрнең алынмаячагын белдерде.

Русия АКШ президентының чыгышында бер урында гына телгә алынды. Трамп Германиянең Балтыйк диңгезендә Русия белән яңа газүткәргеч төзеп Русиядән энергия бәйлелеген арттыруын тәнкыйтьләде.

Сүриядәге кораллы низагка тукталганда АКШ президенты Сүрия җитәкчесе Бәшәр Әсад хакимиятен, химик корал кулланган очракта, яңа чаралар күреләчәге турында кисәтте.

Иран темасына АКШ җитәкчесе озаклап тукталды һәм Тәһраннан атом програмыннан баш тартуны таләп итте. Иран белән халыкара килешү имзаланганнан соң Тәһран үзенең хәрби бюджетын шактый арттырды, диде Трамп.

АКШ президенты дөньядагы илләрнең, халыкларның һәм мәдәниятләрнең төрлелеген һәм бәйсезлеген якларга чакырды.

БМО Генераль ассамблеясының 73-нче утырышын ачканда БМО генераль секретаре Антониу Гутерриш хәзерге дөньядагы төп куркыныч дип дәүләтләрнең бер-беренә ышанычы какшауны һәм кешеләрнең ачык аңлаешлы кагыйдәләргә нигезләнүче дөнья тәртибенә ышанмавын атады һәм дөньяда хаосның арта баруы турында кисәтте.

25 сентябрь узган утырышта тагын утызлап ил вәкиле, шул исәптән Иран президенты Хәсән Рухани да чыгыш ясый.

XS
SM
MD
LG