Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар халкы үсеше стратегиясен әзерләячәк эшче төркем төзелде


Дөнья татар яшьләре форумында
Дөнья татар яшьләре форумында

Эшче төркемнең төгәл составы турында әйтелми. Төркемдә Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы һәм республиканың мәдәният министрлыгы вәкилләре булачак дигән сүзләр бар.

Татарстанның премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев министрлар кабинеты бинасында татар халкы үсеше стратегиясен әзерләүгә багышланган киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә стратегияне әзерләү өчен эшче төркем төзелде. Документны әзерләү барышында стратегик юнәлешнең нигезе тулыландырылачак, яңа тәкъдимнәр каралачак, дип белдерә Дөнья татар конгрессының матбугат үзәге.

Азатлыкка билгеле булганча, эшче төркемгә берьюлы өч оешма керә –
Татарстан Фәннәр академиясе, Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы
һәм республиканың мәдәният министрлыгы.

Узган киңәшмәдә Татарстан Фәннәр академиясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм республиканың дәүләт оешмалары һәм иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты диелә.

24 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов
депутатларга еллык юллама белән мөрәҗәгать иткәндә Дөнья татар конгрессына тәнкыйть белдергән иде. "Татар халкы үсеше стратегиясен кабул итүне сузу безне бер дә бизәми. Ул татарларның милли идентификация һәм халыкның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәгенә уртак карашка нигезләнеп берләштерүче документ булырга тиеш. Искәртеп үтәм, бу эш өчен Дөнья татар конгрессы җаваплы", дигән иде Татарстан президенты.

XS
SM
MD
LG