АКШ юстиция министрлыгы гаепләү белдерелгән русияләрнең исемнәрен атады. Алар барысы да Русия хәрби күзләү хезмәткәрләре (элекке Баш күзләү идарәсе - ГРУ) дип исәпләнә. Бу – Алексей Моренец, Евгений Серебряков, Иван Ермаков, Артем Малышев, Дмитрий Бадин, Олег Сотников һәм Алексей Минин. Аларның дүртесе быелның апрелендә Химик коралны тыю оешмасы баш фатирына хакер һөҗүме оештыру тырышлыгыннан соң Нидерландтан җибәрелде. Өч кешегә карата АКШ президенты сайлауларына тыкшынуда гаепләүләрне атнакич махсус прокурор Роберт Мюллер чыгарды. Бу Ермаков, Малышев һәм Бадин.
Русияләрнең Дөнья допингка каршы агентлык базаларын вату, Пенсильванидагы атом электр станциясенә һәм Химик коралны тыю оешмасы баш фатирына хакер һөҗүмнәре оештырганлыгы әйтелә.
Элегрәк Британия, Нидерланд һәм Канада Русия хәрби күзләү хезмәткәрләренә каршы гаепләүләр белдергән иде.