Accessibility links

Кайнар хәбәр

Канәфи Нәфыйков: "Җиңелгән халык үз тарихын язмый"


Канәфи Нәфыйков

Болгар, Казан ханлыгы чоры картиналары сериясе белән танылган рәссам Канәфи Нәфыйковка 15 октябрь 80 яшь тула. Аның Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл идеясе белән чыгуын, сурәтләрендә онытылган ханнарны, йолаларны чагылдыруын бүген азлар гына белә.

Рәссам үзенә мондый мөнәсәбәткә үпкәлеме? Ул нинди уйлар белән яши? Бүгенге хәлебезгә нинди бәя бирә? Ул Азатлык сорауларына җавап бирде.

— ​Канәфи абый, сез гомер буе тарихны өйрәнеп, сурәтләрдә чагылдырган кеше. Әйтегез әле, тарихка игътибар бармы?

— Без бит басып алынган халык. Ә җиңелгән халык үз тарихын яза алмый. Тарихка игътибар бар, үз тарихыбызга игътибар җитми.

Картиналарда тарихны ясарга рөхсәт бар идеме?

— 1967-70нче елларда татар темасы тыелганрак иде. Ә Болгарны ясыйм дисәң, ул кадәр бәйләнеп, төпченеп тормыйлар. Диплом эшемнән алып үзәк тема – Болгар тарихы булды. Хәзер инде миңа 80 яшь, шушы үрдән торып, иҗат юлым шома булмады, ә менә рухи үсешем максатчан, бер юнәлештә барды дип нәтиҗә ясый алам. Бу яктан уңдым. Мәктәпне тәмамлап, эшли башлагач, аз-маз ясаштыргалый идем. Армиягә киттем. Анда плакат-өндәмәләр ясау минем өстә, солдатларга карикатураларын ясап бирәм, кайсыларына портретларын ясыйм. Матур гына килеп чыга.

Мәскәү, йә Петербурда укысам, милли үзаң томаланган булыр иде

Армиядән соң сәнгать училищесына җиңел кердем. Мин бит Чирмешәннең бер авылында, әни тәрбиясендә генә үскән малай. Әти яшьли үлгән, әни мин 5нче сыйныфта укыганда икенчегә кияүгә чыкты. Тормышта фәкать үземә генә таяна алдым. Училищеда укыганда ук эшләдем. Бәлкем эшемә канәгать булып, укуымны дәвам итмәгән дә булыр идем, курсташым Ташкент сәнгать институтына укырга керергә чакырып хат язды. Яшәү урыны бар, эшләү мөмкинлеге дә чыга дип тә өстәгән. Миңа шул гына кирәк тә. Чөнки инде өйләнгән, балам да туган иде. Ташкентта укуыма һич кенә дә үкенмим. Ул мине тамырларымнан аермады. Анда тарихны объектив чагылдырырга тырышалар иде. Мәскәүдә, йә булмаса Петербурда укысам, бәлкем әле милли үзаң томаланган да булыр иде. Урта Азиядә төрки тарихыбызга бәйле бик күп фәнни эшләр белән таныштым. Диплом эшем нәкъ менә Болгар темасына кагылышлы иде. Аннары Казанга кайттым. Монда тарихи темага картина эшлисең – күрмиләр. Күргәзмә комиссиясе сайлап ала юкса, ә оештыручылар әллә кая ишек артына, почмакта яшереп элеп куя.

Канәфи Нәфыйков Милләт фаҗигасе картинасы турында сөйли
Канәфи Нәфыйков Милләт фаҗигасе картинасы турында сөйли

1983-1984 елларда рәссамнар берлеге күргәзмәләр залында “Казан һәм казанлылар” дигән күргәзмә эшләде. Бөтен рәссамнарның иҗаты шул темага багышланды. Мин күргәзмә комитетына “Борынгы Казанда Сабан туе”, “Борынгы Казанда чичәннәр ярышы. Җыен”, “Археолог Әзһәр Мөхәммәдиев” картиналарын тәкъдим иттем. Өч эшем дә бертавыштан күргәзмәгә узды. Ул вакытта күргәзмә ачылышында зур җитәкчеләр дә катнаша торган иде. Бу юлы тантанага обкомның идеология секретаре Мирзаһит Вәлиев килгән. Ул минем “Сабан туе” белән “Чичәннәр ярышы”н алып ташларга боерган. “Рәсем ясый белми. Нәрсә, ул шушы чорда яшәгәнме әллә?” дигән. Бу – 1975 елда рәссамнар корылтаенда “Нәрсәгә тарихта казынырга, бездә партия тарихы бар, вәт ясагыз шуны” дигән кеше.

— ​Тарихны тирәнтен белгән рәссамнарның берсе – Бакый Урманче. Сез аның белән аралаштыгызмы? Әсәрләрегезгә ул нинди бәя бирә иде?

— Ташкент институтында укыганда ук Бакый Урманче турында ишетеп белә идем инде. Анда без, татар студентлары, Һади Такташның улы Рафаэль Такташ белән аралаштык, еш кына ул безне өенә дә чакыра иде. Ул бик кызык кеше, бу вакытта инде танылган шәхес, сәнгать белгече, фән кандидаты. Дөрес, үзе безнең факультетта укытмый. Ул бездән Казан турында сораштыра, үзенең дә Казанга кайтасы килә. “Урманче кебек рәссамның Казанда булуы бик яхшы. Ул бик зур рәссам. Андый рәссам белән аралашырга кирәк сиңа”,– ди.

Хәтер көне картинасы
Хәтер көне картинасы

1973 елның җәендә Казанга кайткач, Бакый аганың өенә бардым, озак кына сөйләшеп утырдык. Рафаэль абый аңа дип хатлар җибәргән иде, шуларны тапшырдым. Шул вакыттан ул минем остазыма әйләнде. Беренче күрешүдә үк, килеп йөр, эскизларыңны күрсәт дип үсендереп җибәрде. Күпмедер вакыт узгач, “Мөхәммәдьяр” портретына, “Сөембикә”гә эскизларны күрсәтер өчен янә аның остаханәсенә бардым. Ул аларга бик озак карап торды да: “Мөхәммәдьяр”ның үлчәмен зур итеп эшлә, ул бит безнең бик зур шәхесебез”, диде. “Сөембикә” хакында: “Болай да булырга мөмкин шул”, дип куйды. Мин әле Ташкент институтында, Үзбәкстанда алган тәрбия тәэсирендә яшим. Шактый үзгәртеп, “Сөембикәнең иленнән сөрелүе”н эшләдем. 1978 ел иде бу, аны Бакый агага да күрсәттем. Хәерле сәгатьтә башла дип фатыйхасын бирде.

— ​Бакый аганың артык кыю рәсемнәр ясыйсың дип кисәткәне булдымы?

— Әйтәм бит, Урта Азия тәэсирендә минем һаман да халыкка яшерелгән белемнәрне җиткерәсем, уйландырасым, сискәндерәсем килде. Әле генә телгә алган “Сабан туе” картинасын гына алсак та, ул вакытта бит сабан туе дигән сүзне дә әйтергә ярамый иде. Ә минем Борынгы Казанда сабан туен сурәтлисем килә. Кайтып киттем Саба районының Сабабаш авылына сабан туена. Авылда баҗай – рәис, бәйрәмне, “кадерле дуслар, фестивальне ачарга рөхсәт итегез” дип ачып җибәрде. Нишләп алай дисең дим гаҗәпләнеп. Ярамый бит баҗай сабан туе дип әйтергә, ди. Бу 1978 еллар иде. Картинаны 1983-84 елларга тәмамладым. Һәм шушы картинадан соң миңа караш та начар якка үзгәрде. Әгәр шул чакта Бакый ага да миңа арты белән борылса, белмим, ниләр булып беткән булыр иде икән? Кисәтә иде. “Казанда чукындыру” картинасын күргәч, бусын күрсәтмә, тез астыңа сугарлар, диде. Ә мин тыңламадым.

"Казанда чукындыру" картинасы
"Казанда чукындыру" картинасы

— ​Тыңламаудан зыян булдымы?

— Ничек кенә әле! 1987 елда шәхси күргәзмәмне оештырдым. Анда “Казан һәм казанлылар” дигән күргәзмәдән алып ташланган эшләрне: “Борынгы Казанда Сабан туе”, “Чичәннәр ярышы” һәм Бакый ага күрсәтмәскә кушкан эшне – “Казанда чукындыру”ны да элдем. Тарихи эшләрдән күргәзмәм кызык кына фикерләргә, хуплауга да лаек булу шатлыгы белән йөргәндә, хастаханәдә уянып киттем. Тез астына чынлап та суктылар. Монда да Бакый аганың ярдәме тиде – ул җибәргән мумие ярдәмендә сынган кабыргаларымны, сөякләремне ялгап, төзәтеп, хәл кертеп, мине ярты елда аякка бастырдылар. Картлыгымда шул җәрәхәтләр тагын үзен белгертә башлады. 76 яшемдә хәтеремне югалттым. Кулыма Тибет ламнарының күнекмәләре язылган китап килеп кергәнгә кадәр, мин хастаханәдән хастаханәгә йөрдем. Хәзер хәлем зарланырлык түгел, кулыма яңадан кылкаләм алдым. Тукайның “Кисекбаш”ы белән тәэсирләнеп иҗат иткән көннәрем.

— ​Халыкта ни өчен тарих белән кызыксыну аз икән? Мәсәлән, күпләрне Хәтер көне дә әллә ни тәэсирләндерми. Мәйданга чыгучылар саны елдан-ел кими бара.

Балага кечкенәдән үз теленнән, милләтеннән оялу сеңдерелә

— Бездән әнә шундый кавем ясадылар. Балага кечкенәдән үз теленнән, милләтеннән оялу сеңдерелә. Моны ничек тә төзәтергә кирәк. Монда мин бер генә юлны күрәм: шанлы тарихыбызны, ханнарны, баһадирларыбызны пропагандаларга. Менә син нинди төрки бәйрәмнәр беләсең? Исемнәрен белсәң дә, аларның мәгънәләренә төшенәсеңме икән? Бак минем "Нардуган" дигән картинага. Күрәсеңме, чыршы йолдызлар белән бизәлгән. Юк, бу урыс чыршысы түгел. Болгарда әүвәл тәңречелек булган. Нардуган шуннан ук килгән бәйрәм ул. Ә йолдыз – тәңре билгесе. Нардуган – кояш туу дигәнне аңлата. Алар бу бәйрәмне 23 декабрьдә башлаганнар. Ул көнне нарат яки чыршы агачы тирәсендә (бу агачлар галәм билгесе булып тора) тау өяләр. Аннан шул тауны – Шайтан тавын ишү була. Явыз көчләрне җиңгәч, чыршыга һәркем үз күчтәнәчен таккан. Аннары 31 декабрьгә кадәр ярышлар башланып киткән. Болгарда җиде төп бәйрәм булган: Нардуган (23 декабрь-1 гыйнвар), Сөрән (февраль азагы-март башы), Каргатуй яки Нәүрүз (21-22 март), Чулмантуй (май уртасы), Җыен (12 май-июнь башлары), Кыргар (сентябрь азагы-октябрь башы) һәм Каз өмәй чыгышы (ноябрь), соңрак сабан туе барлыкка килгән.

— ​Сезнең сабан туе картиналарында безгә аңлашылып җитмәгән йолалар бар. Әйтик, беренче булып килгән җайдакны онга батыру.

— Элек Сабан туйларында кыз куу ярышлары булган. Шушы бәйрәмдә кияү үзенә кәләш тапкан. Шушы бәйрәмдә беренче буразналар ярылган. Аңа орлык белән бергә йомырка, кипкән балык та салынган. Аннары ярышлар башланган. Беренче булып килгән җайдакны он белән коендырганнар. Бу – муллыкка дип юралган. Ә беренчелек алган ир-егетне Камыр батыр дип зурлаганнар. Камыр батыр әкияттә камырдан әвәләнгән егет түгел, ат чабышы батыры булган ул.

Казан ханы Мөхәммәт Әминнең килешү анты картинасы
Казан ханы Мөхәммәт Әминнең килешү анты картинасы

— ​Казан ханлыгының йолалары гына түгел, көнкүрешенә, тормышына багышланган әсәрләрегез дә шактый.

— Минем иҗатымның иң серле бер урыны ул – Казан ханлыгы. Менә бу “Ант” картинасын мин урыс миниатюраларына таянып яздым. Мөхәммәт Әмин – бөек хан, ул Казан ренессансы башында торучы, Европа дәүләтләре белән бер дәрәҗәгә ирештерүче. Бу шәхес Мәскәү Русе белән тынычлык турында килешү төзүче. Тынычлык антын төзү нәтиҗәсендә Казан ханлыгы ресурслары дәүләт үсешенә тотыла. Атилла. Идел үреннән күтәрелгәндә, безнең җирләрдә дөньяга килгән зат! Минем карашка Атилла – әхлак, намус һәм гамәл кешесе. Аның кылычы – халык рухын буыннан-буынга күчерү йоласы.

— ​Шәхесләрне, шул ук Болгарны сурәтләгәндә нинди чыганакларга таянасыз?

– Күп чыганакларга таяндым. Аларның берсе – Нариман тарихы. Даиш Карачай әл Болгари дигән галим бу хезмәтен 1391 елны ук яза һәм анда барлык Болгарларның иң әүвәлге тарихы чагыла. Ул җиде бүлектән тора, ә миндә аның әле берничә бүлеге генә бар. Бәһаләп бетергесез хезмәт ул. Анда Болгар җырулары, дастаннары, борынгы болгар династияләре, кыпчак-болгар чоры бик тәсфилләп бәян ителгән.

— ​Әңгәмә башында сез тарихны пропагандаларга кирәк дидегез. Бу эшне нәрсәдән башларга?

Казан шәһитләренә һәйкәл идеясен 90нчы елларда күтәреп чыккан идем

— Һәйкәлләр бик ярдәм итәр иде. Башкортстанда, мәсәлән, җайдаклы һәйкәлләр бар, аңа карап горурлык хисе уяна. Бездә дә берничә рәссам җайдаклы ханнар һәйкәле эскизын ясады, әмма алар кәгазьдә генә калды. Иң әүвәл – хәтер. Хәтерне ничек мәңгеләштерергә? Казан ханлыгын яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл идеясен заманында мин күтәреп чыккан идем. Бу – туксанынчы еллар. Тора-бара бу фикер бәйгегә әйләнде, эскизга берничә кеше хезмәте керде. Һәм 3D форматында видеосы да эшләнде. Мәдәният министры Ирада Әюпова, миңа бу һәйкәл эскизын алып килүче юк әле, дигән. Ул эскиз бар бит инде. “Казан утлары” һәм башка матбугат чараларында басылып та чыкты. Күтәрегез аларны, танышыгыз. Ә һәйкәл эше 2000нче елларда йомылды. Хәзер дә эскиз юк дип сүзне йомар өчен генә әйткәннәрдер.

— ​Үзегезгә мондый мөнәсәбәткә үпкәләмисезме?

— Халык эшемне белә. Иң мөһиме, читтә дә минем хезмәтләремне бәялиләр. Әле бер атна элек кенә Маҗарстаннан китаплар алдым. Фәргат Нуретдинов дигән галим “Волжская Булгария в картинах Канафи Нафикова” дигән саллы альбом чыгарган. Һәрбер картинага бик зур аңлатмалар язылган, моңа ничек сөенмисең инде? Картиналарымның кайберләре Мәрҗани фондында саклана, дөньяга чыкканнары бар. Аларның бит һәрберсе дөньяга татар турында сөйли. Бездә бу темага бик алынмадылар. Беренчедән, табыш китерми. Икенчедән, эзләнү, уку күп вакытны ала. Аннан рәссамнар берлекләре рәисләре дә күбесенчә түрәләргә яраклашып эшли. Андый җирдә тарих алга китә алмый. 80 яшьтә миңа сәламәтлектән ары берни дә кирәкми. Мәдәният министрлыгы мәктәп китапханәләре өчен альбом эшләгән. Укучыларга картиналарым белән танышу мөмкинлеге булган икән – ул инде игътибар.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG