Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда СОлНЦЕ мәктәбе мөдире Павел Шмаковны яклап пикет узды


Павел Шмаков һәм татар телен яклау пикетында катнашучылар
Павел Шмаков һәм татар телен яклау пикетында катнашучылар

23 октябрьдә Татар иҗтимагый үзәге Казанда СОлНЦЕ мәктәбе мөдире Павел Шмаковны һәм татар телен яклап пикет уздырды.

Тинчурин паркында егермеләп татар активисты һәм Казан шәһәре Аксакаллар шурасы вәкилләре катнашында үткән пикетта "Павел Шмаков – татарның милли каһарманы", "Татар теле өчен көрәш – татар дәүләтчелеге өчен көрәш", "Татар халкы ассимиляция сәясәтенә каршы" һәм башка шигарләр күтәрелде.

Пикетны оештырган ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка бу пикетка беренче чиратта Павел Шмаковка теләктәшлек күрсәтү максатыннан чыгуларын әйтте.

"Павел Шмаков – татар каһарманы гына түгел, ул чуаш каһарманы да, удмурт каһарманы да, башкорт каһарманы да. Ул Русиянең урыс булмаган халыклары өчен көрәшүче", дип белдерде Зәкиев.

ТИҮ рәисе пикетка чыгуларының икенче максаты татар телен яклау булуын җиткерде. "11 октябрь Русия югары мәхкәмәсе утырышы булды. Шмаков анда республикаларның дәүләт телләрен федераль белем бирү стандартына кертүне таләп иткән иде. Әмма аның дәгъвасы кире кагылды. Без бүген пикетка Шмаков белән беррәттән татар телен дә яклап чыктык", дип аңлатты Зәкиев.

Аның сүзләренчә, Татарстан хакимияте республиканың дәүләт теленә битараф. Татар теле дәүләт шурасында да, хөкүмәттә дә, Казан башкарма комитетында да кулланылмый. Татарстан хакимияте Конституциягә ике дәүләт теле дә тигез дип язды һәм үзе үк онытты да.

Татар теле хакимияттә кулланылмый икән, ул тел югалачак. Гаиләдә генә сөйләшү җитми. Әгәр тел дәүләт дәрәҗәсендә кулланылмый икән, безнең хәлебез Польша татарлары кебек булачак. Аларның татар исемнәре калган, ә үзләре татарча бер сүз дә белми, диде Фәрит Зәкиев.

2018 елның сентябрендә Казанның Вахитов районы прокуратурасы СОлНЦе мәктәбе мөдире Павел Шмаковны чакыртып, мәктәптә татар телен укыту турында аңлатмалар таләп итте. Мәктәпнең укыту планын, татар телен укуга ата-аналарның гаризаларын алып килүне сораганнар. Шмаков үз чиратында прокуратураның канунсыз гамәлләрен шикаять итеп гариза калдырган.

11 октябрь Русиянең Югары мәхкәмәсе Шмаковның Русия мәгариф һәм фән министрлыгына шикаятен канәгатьләндермәде. Мөдир Федераль дәүләт мәгариф стандартларының мәктәпләрдә республика телләрен өйрәнү мәҗбүри түгел дигән өлешен шикаять иткән иде.

XS
SM
MD
LG