27 октябрь Уфа татарлары Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан педагогия университетында диктант язды. Бу әлеге чараның икенче тапкыр узуы. Беренчесе шушы ук уку йортында 24 октябрь көнне үткән иде.
Бу юлы да чарада студентлар һәм укучылар күпчелекне тәшкил итте. Татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре дә килгән иде, күпчелеге – Татар иҗтимагый үзәге әгъзалары. Аларның берничәсе 24 октябрьдә узган чарада да катнашты.
"Орфографик сүзлек" тотып килгән Салих Әмирханов тагын килергә әзер булуын әйтте. "Мин үземне сынау өчен килдем. Мәктәптә укыганнарымны искә төшерәсе килде. Тагын язсалар, тагын да киләм. Елына бер җыелып диктант язу, бәлки, кемнәргәдер эш күрсәтүдер. Мин бу чараның мәгънәсен тагын да ныграк көчәйтергә кирәк дип исәплим. Диктантларыбызны тикшереп, нәтиҗәләрен әйткәч, кабат җыелып хаталар өстендә эшләү дә уздырсыннар иде. Ул вакытта бу чараның нәтиҗәсе булачак. Дөрес язу белемле булуга ярдәм итәчәк", диде ул.
Лилия Хөсәенова мондый диктантларда тарихи әсәрдән өзек язылырга тиеш дигән фикердә. "Узган чарада Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” әсәреннән өзек язган идек. Мәһдиев зур язучы булса да, өзек дөрес сайланмаган иде. Монысында балалар өчен текст яздырдылар. Текст, минемчә, эмоциональ-экспрессив, тойгы-хискә тәэсир итәрлек булырга тиеш. Әгәр ниндидер тарихи әсәрдән өзек язсак, ул файдалырак булыр иде. Мәсәлән, Вахит Имамов әсәреннән Явыз Иванның татарларны кыйратуы турындагы өзек, арба тәгәрмәченнән биек малайларны чабып өзүләре, елга булып татар каны агуларын яздырсалар, милли үзаң да үсеп, күзләр дә ачылып китәр иде. Һәр чарага мәгънә салырга тырышырга өйрәник", диде ул.
82 яшьлек Гыйльман Әхмәдиев та икенчегә диктант язарга килгән. "Мин туган телемне сөйгәнем өчен киләм. Дөрес, башка телләрне дә белергә кирәк. 2014 елда урыс теленнән диктантта җиңүче булган идем", диде ул.
Чарада иллегә якын кеше катнашты. Текст итеп Абдулла Алишның "Нечкәбил" әсәре сайлап алынган иде. Диктантны әлеге уку йортының татар бүлеге галимәсе, филология фәннәре кандидаты Раушания Гәрәева әйтеп яздырды.
Чара тәмамлангач, студентлар кечерәк аудиториягә җыелып, Казан белән онлайн бәйләнештә Гаяз Исхакыйның "Көз" әсәреннән өзек яздылар.
"Әгәр чарага иганәчеләрне дә җәлеп итеп, хатасыз язучыларга бүләкләр тапшырылса, чарада катнашу теләген көчәйтер иде. Хаталар өстендә эшләүләр дә оештырылса, елдан-ел хатасыз язучылар саны арта барыр иде.
Безнең "Ихлас" мәчетендә уза торган җомга намазларына ярты меңгә якын кеше килә. Ә монда халык бик аз булды. Уфа татарлары зуррак залларны да тутыра ала", диде Уфаның "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм.
Башкортстан дәүләт университетында 30 октябрьдә тагын “Татарча диктант” язачаклар.
Чараны өчәр көн уздырганчы, киләчәктә бер көндә берничә урында язсалар, нәтиҗәлерәк булачактыр диючеләр бар.
27 октябрь Русия төбәкләрендә һәм чит илләрдә "Татарча диктант" чарасы узды.