Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакасия башлыгын сайлауда коммунист Валентин Коновалов җиңде


Валентин Коновалов
Валентин Коновалов

КПРФ вәкиле сайлауда 57,5 процент тавыш җыйган. Ул бердәнбер намзәт иде.

Якшәмбе узган Хакасия республикасы башлыгын сайлауда КПРФ намзәте Валентин Коновалов 57,5 процент тавыш җыйган. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителә. Коновалов сайлауда бердәнбер намзәт булды, җиңү өчен аңа 50 процентан артык тавыш җыярга кирәк иде.

Сайлауга тавыш бирүчеләрнең 44 проценты килгән.

Иҗтимагый пулат кайнар элемтәсенә сайлаулар барышында хокук бозулар турында 30лап мөрәҗәгать килгән. Сайлау көнендә канунсыз агитация очраклары теркәлгән. Иң төп хокук бозу дип КПРФ кайбер сайлау урыннарында "Халык башлыгы" дип аталган сораштыру уздыруны саный.

Хакасия башлыгы сайлауның беренче туры 9 сентябрь узды. Ул вакытта Валентин Коновалов 44 процент тавыш белән алда барды. Икенче турда КПРФ намзәте Хакасиянең моңа кадәрге башлыгы "Бердәм Русиядән" Виктор Зимин белән көрәшергә тиеш иде. Әмма Зимин сайлауда катнашудан баш тартты һәм соңрак башлык вазифсыннан да киттте. Аның артыннан башкалар да сайлаудан үз намзәтләрен алды.

Республиканың үзәк сайлау комиссиясе Коноваловны да сайлауда катнаштырмау шикаяте белән мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән иде. Соңрак әлеге шикаятьне кире алды.

Сайлау алды кампаниясендә Валентин Коноваловка басым булды. Хакасия башкаласы Абаканда "Каршы тавыш бир. Сайлаусыз сайлау") дип язылган баннерлар эленде.

XS
SM
MD
LG