Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның иң кызыклы сайлавы


Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов һәм премьер-министры Раил Сарбаев, архив фотосы

2003 елның 7 декабрендә узган Башкортстан президентын сайлауга 15 ел тулды. Азатлык шушы вакыйганы искә алып белгечләр фикерен белеште.

Ул сайлауда Мортаза Рәхимовка бик көчле көндәшләр: танылган эшкуарлар Сергей Веремеенко белән Рәлиф Сафин да чыккан иде. 1998 һәм 1994 елгы сайлауларда Мортаза Рәхимовка "көндәшләр", аның кул астындагы түрәләр сайлау барлыгын күрсәтү өчен генә үз кешеләре катнашса, бусында Мәскәү читтән көчле көндәшләр катнашуына рөхсәт бирде. Моны күпчелек аналитиклар Мәскәүнең "почмакка кысылган" Рәхимовтан ягулык-энергетика тармагын тартып алу өчен эшләнә дип бәяләде.

Веремеенко, Сафин бик көчле эшләделәр. Аларның сайлау штабларында Мәскәү политехнологлары, Рәхимовка каршы көчле сәясәтчеләр һәм галимнәр тупланган иде. Сайлауда "Отечество", "Русское обозрение", "Майдан", "Регион-2", "Выбор народа", "Халык теләге", "Халык ихтыяры" кебек бәйсез газетлар зур тиражлар белән бушлай таратылды. Дөрес, Рәхимов-Веремеенко-Сафиннан тыш сайлауда тагын өч намзәт: Александр Аринин, Хәсән Идиятуллин һәм Рәсүл Шугуров та катнашкан иде.

Сергей Веремеенко һәм Рәлиф Сафин ялган бюллетеньнәрне күрсәтә. Сулда - Айрат Дилмөхәммәтов
Сергей Веремеенко һәм Рәлиф Сафин ялган бюллетеньнәрне күрсәтә. Сулда - Айрат Дилмөхәммәтов

3 декабрь билгеле оппозиция активисты Айрат Дилмөхәммәтов Башкортстан президенты нәшриятында ялган бюллетеньнәр басылуын хәбәр итте. Сафин, Веремеенко бу хакта федераль иминлек хезмәтенә, эчке эшләр министрлыгына һәм прокуратурага хәбәр итеп, тарафдарлары белән нәшриятны камау оештырды. Алар бинага уза алмады. Төне буе бинаны саклаганнан соң иртән милиция килеп, бинаны оппозициядән саклап, камап алды, милиция машинасында бюллетеньнәрне алып чыгу омтылышы ясалды, ләкин намзәтләр моңа юл куймады. Шуннан 15 минуттан ялган бюллетеньнәр яндырылды, ләкин аларның кайберләре сакланып калган иде. Барлыгы 500-800 меңгә якын бюллетень басылган дип табылды. Бу нәшрият ул чактагы Башкортстан президенты хакимияте башлыгы, хәзер Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров кулында иде.

7 декабрьдәге сайлауда бер намзәт тә канунга ярашлы 50% тавышны җыя алмау сәбәпле, сайлау ике турда узды. Беренче турда Мортаза Рәхимов - 43,38%, Сергей Веремеенко - 25,86%, Рәлиф Сафин - 23,46% тавыш җыйды. Калган намзәтләрнең тавышы 3%тан да артмады. 21 декабрь узган икенче тур алдыннан Мортаза Рәхимов Мәскәүдә булып кайтты, ә Сергей Веремеенко көтмәгәндә сайлау кампаниясен туктатты. Икенче турда Мәскәү Кремле ярдәме белән Мортаза Рәхимов сайлана алды. Ул - 78%, Сергей Веремеенко -15,85% тавыш җыйган дип хәбәр ителде. Икенче тур сайлауга Сергей Веремеенко килеп тә тормады.

2003 елгы президент сайлаулары шулай "күңелле" узды. Башкортстан татарларының күпчелеге ул сайлауларда Рәлиф Сафинны якласа, ул чактагы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Заһир Хәкимов Сергей Веремеенконы яклады. Заһир Хәкимов намзәтне яклау өчен "Татар халык фронты" оештырды.

Сайлаулардан соң Рәхимовка аз тавыш биргән районнарда эзәрлекләүләр башланды. Ул чактагы Башкортстан хакимияте Бәләбәйдән шәһәр статусын алуны күтәрде, ләкин Мәскәү моны рөхсәт итмәде. Сайлауларда Рәлиф Сафин файдасына эшләгән филармония артисты Венер Мостафин 2004 елда филармониядә рояльгә асылынып үлде. Сафин файдасына эшләгән күренекле композитор Рим Хәсәнов республикадан чыгып китәргә мәҗбүр булды.

Азатлык ул сайлаулар турында берничә кешенең фикерен белеште. Бәләбәй татар гимназиясенең элекке мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов:

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов

"Мин Сергей Веремеенко белән Мортаза Рәхимовны бәреп төшерү турында килешкән идем. Чөнки мин дә намзәт булып теркәлдем. 67 мең имза тапшырдым. Ләкин аларны сайлау комиссиясенә тапшырганда күзәтә алмадым. Ул тавышларга төрле билгеләр куеп, мутлашып 10% тавышны гамәлдән чыгардылар. Әгәр канун буенча намзәт имза тапшырган көнне эштән азат ителсә, моңа юл куймас идем. Мортаза Рәхимов имзалаган сайлау кануны мине төшереп калдырды. Сергей Веремеенко татар халкына тел статусы бирергә ышандыргач, мин аны якладым. Рәлиф Сафин тарафдарлары миңа соң чыкты. Аңа ярдәм итә алмадым", диде Нурмөхәммәт Хөсәенов.

Икътисад фәннәре докторы Ринат Гатауллин:

Ринат Гатауллин
Ринат Гатауллин

"Сайлаулар канунсызлыкның ачык мисалы буларак тарихта калды. Чөнки беренче турда иң күп тавышны Рәлиф Сафин җыйган иде. Хәрәмләшүләр белән аны азайтып күрсәттеләр. Бу хакта кайбер көч структураларыннан да хәбәрләр булды. Шулай итеп, халык сайлау хокукларын тормышка ашыра алмый калды. Фидус Ямалетдинов кебек Дүртөйле татары Мортаза Рәхимовның сайлау штабын җитәкләде. Кайбер татарлар Сергей Веремеенко файдасына эшләп сайлаулардан бизнес ясадылар", диде Ринат Гатауллин.

Этносәясәтче, тарих фәннәре кандидаты Илдар Габдрафыйков:

Илдар Габдрафыйков
Илдар Габдрафыйков

"Ул сайлаулар 1994, 1998 елгылар белән чагыштырганда гадел булды. Мортаза Рәхимов Рәлиф Сафин һәм Сергей Веремеенконы төшереп калдыра алмады. Мәскәү беренче тур алдыннан Мортаза Рәхимовка ярдәм күрсәтмәде. Чөнки республика карамагында Башкортстанның нефть эшкәртү заводлары һәм "Башэнерго" калган иде. Урысларның күпчелеге Сергей Веремеенконы, татарларның күпчелеге Рәлиф Сафинны яклады. Благовещен, Бөре кебек урыслар күпләп яшәгән шәһәрләрдә беренче турда Веремеенко, Нефтекама шәһәре, Илеш районы кебек татарлар тупланган урыннарда Рәлиф Сафин күпчелек тавыш җыйды. Мортаза Рәхимов сайланганнан соң ул район һәм шәһәрләрдә эзәрлекләүләр башланды", диде Илдар Габдрафыйков.

"Русия патриотлары" фиркасенең республика бүлеге җитәкчесе, Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов:

Заһир Хәкимов
Заһир Хәкимов

"Ул сайлаулар республика тарихында иң альтернатив сайлаулар буларак тарихта калды. Чөнки беренче турда бер намзәт тә узмады. Өч көчле намзәт бер чама тавыш җыйды. Без Татар иҗтимагый үзәгендә кайсы намзәткә тавыш бирергә дигән сөйләшү уздырдык. Кем татар халкына статус ышандыра, шуңа ярдәм итәргә карар ителде. Рәлиф Сафинны татар дип йөрсәк тә, ул үзен башкорт дип атады. Статус мәсьәләсен күтәрмәде. Сергей Веремеенко исә ачыктан-ачык татарларга тел статусы бирәчәген белдерде. Шуңа без аны якладык. Мортаза Рәхимов та этник мәсьәләне аңлап, икенче тур алдыннан татар теле статусы кабат күтәреләчәк дип ышандырды. Ләкин ул сүзендә тормады", диде 2003 елгы сайлауларда "Татар халык фронты"н җитәкләгән Заһир Хәкимов.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG