Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният министры урынбасары Эльвира Камалова вазифасыннан китә


Эльвира Камалова
Эльвира Камалова

Камалова яңа ачылган Заманча сәнгать күргәзмәләр залы мөдире вазифасына куела.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова яңа эшкә билгеләнә. Ул Заманча сәнгать күргәзмәләр залы мөдире вазифасын башкарачак. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып, "Татар-информ" яза.

Эльвира Камалова министрлыкта 2015 елдан бирле эшләде. Узган апрель аенда Айрат Сибагатуллин Татарстанның мәдәният министры вазифасыннан киткәннән соң, Камалова күпмедер вакыт министр вазифаларын вакытлыча башкарып торды. Аны министр итеп куялар икән дигән хәбәрләр дә йөрде. Әмма бу урынга Татарстанның архив идарәсе җитәкчесе Ирада Әюпова билгеләнде.

7 декабрьдә Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясен ачу тантанасы булды. Галерея күләмле реконструкциядән соң кабат ишекләрен ачты. Ул - заманча сәнгать юнәлешендә эшләүче Казандагы иң зур күргәзмә мәйданчыгы. Мең ярым дүрткел метрлы, өч катлы бинада алты күргәзмә урыны, лекторий, балалар арт-мәйданчыгы, мультимедиа мөмкинлекләре бар.

XS
SM
MD
LG