Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә дәүләт оешмалары Яңа елны каршылауга 141 миллион сум тотачак


Кремльдә Яңа ел кичәсе, архив фотосы
Кремльдә Яңа ел кичәсе, архив фотосы

Кайбер дәүләт оешмалары һәм ширкәтләр заказ биргән бүләкләр арасында Карелия каеныннан ясалган флешкалар, эченә "Панцирь С-1" ракет-зенит корылмасының кечерәйтелгән өлгесе кертеп ясалган пыяла шарлар да бар.

Русиядә дәүләт оешмалары һәм дәүләт ширкәтләре Яңа елны каршылауга 141 миллион сум тотачак. Бәйрәмгә китәсе акчаларны РБК исәплгән.

Бүләкләр өчен иң күп акчаны - 36 милллион сумны президент эшләре идарәсе бүлгән. Большой театрда президент катнашындагы яңа ел кичәсенә 13 миллион сум тотылачак. Тагын җиде миллион сумга кичәдә катнашучыларга бүләкләр алыначак.

Саклану министрлыгы бәйрәмгә 27 миллион сум бүлә. Бу акчаларның ниләргә тотылуы хөкүмәт карары нигезендә ябык мәгълүмат булып кала.

Өченче урында 25 миллион сум белән Баш прокуратура һәм Яңа ел бүләкләренә 20 миллион сумнан артык акча бүлгән Росгвардия.

Гадәти сувенирлардан тыш, бүләкләр арасында Карелия каеныннан ясалган флешкалар бар. Аларга Русия думасы заказ биргән. "Ростех" кар, чыршылар һәм "Панцирь С-1" ракет-зенит корылмасының кечерәйтелгән өлгесе кертеп ясалган пыяла шарлар сатып ала. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте Кремльнең Спас манарасы формасында аракы шешәләре, "Президент иртәсе" дип аталган чынаяклар һәм самавырлар алырга җыена.

Баш прокуратура прокуратура бинасы рәвешендә статуэткаларга заказ биргән. "Росатом" Мәскәүдәге төп бинасында квест формасында корпоратив уздырырга җыена. Тендер ябык, шуңа күрә аның җиңүчесе дә, бәясе дә билгеле түгел.

"Яблоко" фиркасенең Коррупциягә каршы сәясәт үзәге мәгълүматына караганда, федераль һәм төбәк дәүләт оешмалары 2018 елда яңа ел чаралары һәм бүләкләренә барлыгы 4,6 миллиард сум акча тотачак. Үзәк дүрт меңләп тендер тикшергән һәм мәгълүматларны Хисап пулатына җибәргән.

XS
SM
MD
LG