Accessibility links

В японском университете Чиба прочли лекцию о татарской культуре


Мидзуки Накамура (архивное фото)
Мидзуки Накамура (архивное фото)

Знакомим вас с интересными новостями на татарском и в 2019 году. Японка, выигравшая международную олимпиаду по татарскому языку, прочла лекцию о татарах и татарской культуре в университете Чибы. Предлагаем короткую новость об этом с подстрочным переводом. Словарик прилагается.

Япониянең Чиба университетында татарлар турында лекция укылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:25 0:00
йөкләү


Япониянең Чиба университетында татарлар турында лекция укылды
(В университете Чибы Японии прочли лекцию о татарах)

Лекцияне Халыкара татар теле олимпиадасында (Международная олимпиада по татарскому языку) җиңү яулаган (победившая) Мидзуки Накамура укыды (прочла). Чарада (в мероприятии) 70ләп кеше (около 70 человек), университет студентлары, татарлар белән кызыксынучы японнар (японцы, интересующиеся татарами) катнашты (участвовали).

Основная лексика

татар мәдәниятетатарская культура
багышланган посвященный
лекция укучитать лекцию
чыгыш выступление
даими рәвештәпостоянно
таныту представлять, раскрывать
мәгълүматинформация
игътибар итүобращать внимание
яратып тыңлауслушать с удовольствием
чара үткәрүпроводить мероприятие

10 гыйнвар көнне Япониянең Чиба шәһәре университетында татарлар һәм татар мәдәниятенә (татарская культура) багышланган (посвященная) лекция укылды. Лекцияне татар телен тирәнтен өйрәнгән (изучившая углублённо), 2017 елда Халыкара татар теле олимпиадасында җиңү яулаган Мидзуки Накамура тәкъдим итте (представила). Чыгышны (выступление) 60-70ләп япон тыңлады (слушали), алар арасында (среди них) университет студентлары да, татар мәдәнияте белән кызыксынып лекциягә махсус килүчеләр (специально пришедшие) дә булды (были).

"Татар дөньясы японнарга әле таныш түгел (татарский мир ещё не знаком японцам), күбесе хәтта "татар" сүзен дә белеп бетерми (многие даже не знают слово "татар"). Шуңа күрә татар каны аккан япон-татар кешесе буларак (поэтому будучи человеком, в котором течёт япоско-татарская кровь), мин даими рәвештә (постоянно) японнарга татарларны танытып барам (раскрываю, рассказываю), социаль челтәрләрдә (в социальных сетях) татарлар турында гел язып киләм (постоянно пишу)", дип сөйләде Азатлыкка Мидзуки.

Чыгышта Казан шәһәре, татар теле, дөньядагы диаспоралар, татар милли ашлары (татарские национальные блюда), биюләре (танцы), татар музыкасы турында күп мәгълүматлар бирелде (было дано много информации). Татар көйләре (татарские мелодии) японнарга аеруча кызык булды (особо были интересны), ди Мидзуки. "Тыңлаучыларның күбесе (большинство слушателей) моңлы татар көйләренең япон традицион музыкасына, "энка" жанрына охшаш булуына (на схожесть) игътибар итте (обратили внимание), шуңа күрә татар көйләрен яратып тыңлады (слушали с любовью)", дип сөйләде ул.

Книга о татарах и Татарстане, которую японская молодёжь издала в 2017 году
Книга о татарах и Татарстане, которую японская молодёжь издала в 2017 году

Лекциядә Русиянең күпмилләтле дәүләт булуы да аңлатылды (объяснили, что Россия - многонациональная страна). Японнарның күбесе Алина Заһитованы белсә дә (даже если знают), милләте белән аны урыс дип уйлый (думают, что она - русская), ди Мидзуки. "Заһитова хәзер Япониядә иң танылган Русия кызы (самая популярная девушка из России), ләкин аның татар икәнен белмиләр дә. Лекция тыңлаучылар өчен Алинә Заһитова хәзер иң танылган татар кызы буларак билгеле инде", ди ул. Лекция азагында (в конце) катнашучылар татарча берничә гыйбарә дә өйрәнде (выучили и несколько фраз на татарском).

Япониядә бер төркем япон яшьләре (группа молодых японцев) даими рәвештә татарларны танытып төрле чаралар үткәрә (проводят разные мероприятия). 2017 елның азагында Япониядә Татарстан һәм татарлар турында китап та дөнья күрде (увидила свет книга).

***

Это был отрывок из публикации на сайте радио Азатлык. Прочитайте статью в оригинале здесь.

Небольшое бонус для наших читателей: предлагаем послушать как Мизуки Накамура поёт татарскую песню "Туган тел":

Если вы хотите почитать литературные тексты, то в нашей рубрике "Читаем на татарском" можно найти тексты татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG