Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар байрагы Ирландиягә барып җитте


"Байрак белән берләшү - #LiberateCrimea" акциясе
"Байрак белән берләшү - #LiberateCrimea" акциясе

"Байрак белән берләшү - #LiberateCrimea" дип аталган дөнья буйлап барган акция кысаларында Кырым азатлыгы символы буларак кырымтатар байрагы Ирландиянең Каван графлыгына тәкъдим ителде.

Кырымтатарларның зәңгәр байрагын күтәреп чыккан украин активистлары акциясендә:

"Донбасс, Львовтан Кырымга хәтле
Сузылгандыр минем илем.
Тор, зәңгәр тамгалы байрак янында
Безнең бердәм һәм көчле гаилә.
Азат Кырым, Украинабыз
Безнең уртак язмышыбыз,
Безнең халык, намусыбыз,
Русиядән ирегебез.
Азат Кырым – максатыбыз!" -
дигән шигырь юллары яңгырады.

Шулай ук байрак янында торган балалар әсир ителгән украин диңгезчеләренә теләктәшлек символы буларак украин байрагы төсләрендә кечкенә көймәләр тотып чыккан иде. 15 гыйнвар Мәскәүнең Лефортово мәхкәмәсе ФСБ таләбе белән диңгезчеләрне сак астында калдыру мәсьәләсен караячагы көтелә.

Кырымның деоккупациясен таләп иткән һәм кырымтатарларны яклаган #LiberateCrimea халыкара җәмәгатьчелек кампаниясе рәсми рәвештә 12 октябрь Киевта игълан ителде.

Ләкин акция үзе иртәрәк, 2018 елның башында ук башланды. Ирландиянең украин ассоциациясе "Байрак белән берләшү" акциясен башлап кырымтатар һәм украин байракларын Ирландиядәге украин илчелегендә күтәрделәр. Моннан соң бу акция дөнья буйлап җәелеп китте. 9 айда бу ике байрак Ирландия, Франция, Германия, Португалия, Испания, Греция, Төркия, Болгарстан, Италия, Эстония, Финляндия, Латвия, Литва, Швеция, Польша, ягъни, Европаның 16 илендә, Австралия, Канада, АКШның Лас- Вегас, Питтсбург шәшәрләрендә тәкъдим ителде. Һәр илдә байракка имзалар куела. "Байрак белән берләшү" акциясе 26 июнь - кырымтатар байрагы көнендә Киевка кайтыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG