Accessibility links

Кайнар хәбәр

3 февраль Казанда чүп яндыру корылмасы төзүгә каршы митинг уза


Казанда былтыр октябрьдә узган митинг
Казанда былтыр октябрьдә узган митинг

Русиянең 53 шәһәрендә 3 февральдә "Русия - чүплек түгел" дип аталган урам җыеннары узачак. Казан да әлеге чарага кушыла.

Казан активистлары чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы митингны Ирек мәйданында уздырырга ниятләгән. Әмма шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәгән. Чәршәмбе Вахитов районы мәхкәмәсендә митингы Ирек мәйданында үткәрүне кире кагу эше каралачак.

Русиянең 53 шәһәрендә чүп өю полигоннары һәм чүп яндыру корылмалары төзүгә каршы килештерелгән митинглар һәм пикетлар узачак. Активистлар чүпне аерым җыю һәм эшкәртү кирәк дип саный.

2019 елның 1 гыйнварында Русиядә каты калдыкларны җыю турында яңа канун үз көченә керде, яңа тарифлар, чүп җыючы операторлар билгеләнде. Кайбер өлкәләрдә халык чүпне вакытында җыймыйлар дип зарлана.​

Казанда чүптән котылуның башка ысулын кулланмакчылар. Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә чүп яндыру корылмасы төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы - "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы 50% каты калдыкларны юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG