Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсгать Сәфәров: "Медиа халык ышанычын югалта бара"


Әсгать Сәфәров
Әсгать Сәфәров

Татарстан президенты идарәсе башлыгы кешеләрнең медиага ышанычын кире кайтару өчен объектив булырга чакыра. Ул шулай ук алдагы сайлау кампаниясен гадел чагылдырырга чакырды.

30 гыйнвар "Татмедиа" агентлыгының 2018 елгы эшчәнлекне йомгаклауга багышланган киңәйтелгән утырышында Татарстан президенты идарәсе башлыгы Әсгать Сәфәров халыкның медиага ышанычы кимүен әйтеп аны объективлык белән кире кайтарырга чакырды.

"Тикшеренүләр кешеләрнең медиа чыганакларга карата кризис кичерүен күрсәтә. Киңкүләм мәгълүмат чаралары кешеләрнең ышанычын югалта бара. Респондетларның күбесе мәгълүматның дөреслеген ачыклауның кыенлаша баруын әйтә. 10 респондентның 7се фейк мәгълүматларның корал буларак файдалануын билгели. Татарстан да бу шаукымнан читтә калмады", диде Сәфәров.

Ул бу хакта президент Рөстәм Миңнеханов узган көз еллык юлламасында әйтеп узуын искә алды. Сәфәров сүзләренчә, кешеләрнең ышанычын кире кайтару өчен журналистлар проблемны яктырту белән генә чикләнмичә, аны хәл итү юлларын эзләргә һәм эшләнгән эшләр турында хәбәр итәргә тиеш.

"Мәгълүмат чараларының төп бурычы – республиканың позитив образын, аның ачыклыгын күрсәтү. Без бу теманы даими алып барырга тиеш. Тиздән сайлаулар кампаниясе җитә. Бу чараны гадел, ачык чагылдырырга кирәк. Теләсә нинди тәнкыйтьнең нигезендә аек акыл һәм объектив бәяләү булырга тиеш", диде Татарстан президенты идарәсе башлыгы.

XS
SM
MD
LG