Accessibility links

Страсбург мәхкәмәсе Русияне Грузия ватандашларына 10 млн евро түләргә мәҗбүр итә


Страсбургта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе
Страсбургта Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе

Грузия хакимияте әлеге акчаларны Русиядән 2006 елда депортацияләнгән ватандашларына бүлеп бирергә тиеш.

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русия Грузиягә 10 миллион евро компенсация түләргә тиеш дигән карар чыгарды. Грузия хакимияте әлеге акчаларны 2006 елда Русиядән депортацияләнгән ватандашларына бүлеп бирергә тиеш булачак.

Акчаларны кимендә мең ярым кеше алырга тиеш. Алар ике мең евродан 15 мең еврога кадәр алыр дип фаразлана.

Страсбург мәхкәмәсе Европа кеше хокуклары конвенциясенең өч маддәсе - "коллектив депортация", "иректән канунсыз мәхрүм итү" һәм "кешенең абруен кимсетүче шартларда сак астында тоту" маддәләре бозылган дип таныды.

10 миллион евро Русия бюджетыннан Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе карарлары нигезендәге түләүләр өчен бүленгән акчаларның еллык күләменнән артып китә.

2006 елда Грузиядә шымчылык кылуда гаепләп Русия күзләү хезмәтенең дүрт вәкилен кулга алдылар. Әлеге хәлдән соң виза тәртибен бозуны сәбәп итеп Русиядән Грузия ватандашларын чыгару башланды. Грузия юстиция министрлыгы мәгълүматына караганда, барлыгы биш меңләп кеше депортацияләнгән. 2007 елда Тифлис әлеге гамәлләрне Страсбург мәхкәмәсенә шикаять итте.

XS
SM
MD
LG