Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа парламенты Гуайдоны Венесуэланың кануни президенты дип таныды


Һуан Гуайдо
Һуан Гуайдо

Европа парламенты әгъзалары Гуайдоны илдә "ирекле һәм ачык сайлау" уздыруга кадәр Венесуэланың вакытлы президенты дип тануны хуплап тавыш бирде.

Европа парламенты Венесуэла оппозициясе вәкиле Һуан Гуайдоны республиканың "бердәнбер һәм кануни вакытлы президенты" дип таныды. Элегрәк Европа берлеге илләре Венесуэлада вакытыннан алда президент сайлау игълан ителмәгән очракта бу адымга барачаклары турында кисәткән иде. Президент Николас Мадуро ультиматумны кире какты.

Гуайдоны илдә "ирекле һәм ачык сайлаулар" уздыруга кадәр Венесуэланың вакытлы президенты дип тану өчен Европа парламентының 439 әгъзасы уңай тавыш бирде. 104е каршы булды, тагын 88е тоткарланып калды.

Парламент әгъзалары шулай ук ил башкаласы Каракаста репрессияләр һәм протестлар вакытында көч куллануны хөкем итте, кеше хокукларын бозуны туктатуны һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тартуны таләп итте.

Гуайдоны президент итеп элегрәк Көнбатышның һәм Латин Америкасының күп кенә илләре таныды. АКШ Венесуэланың дәүләт нефть ширкәтенә чикләүләр кертте. Ә Гуайдога Америка банкларындагы Венесуэла активларын ачты.

Әлеге хәлдән соң Венесуэланың баш прокуратурасы оппозиция җитәкчесенә каршы тикшерү алып бара башлады. Прокуратурада Гуайдо халыкны дистәләгән корбаннарга китергән урам җыеннарга чыгарга этәргән дип саныйлар. Тикшерү кысаларында үзбилгеләнгән президентның акча исәпләре туңдырылды һәм аңа чит илгә чыгу тыелды.

Русия Венесуэла низагында Мадурога теләктәшлек күрсәтә.

XS
SM
MD
LG