Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэла хәрбиләренең оппозиция белән бәрелешендә һәлак булучылар бар


Оппозиция вәкилләре илгә һуманитар ярдәм кертергә омтыла, хәрбиләр исә аны керттерми. Бәрелешләр нәтиҗәсендә 2 кеше һәлак булган, 300ләбе зыян күргән.

Венесуэла белән Колумбия чигендә хәрбиләр һәм оппозиция вәкилләре арасында каршылык барлыкка килде. Оппозиция күрше илләрдән һуманитар ярдәм керттерергә тырыша, хөкүмәтнең хәрби көчләре исә йөк машиналар кәрванын кертми, ди хәбәр итә Associated Press белән Sky News.

Хәрби көчләр йөк машиналарына ут төртеп, аларны яндырмакчы булган, дип хәбәр ителә. Дарулар һәм ризык булган йөк машиналарын протест белдерүчеләр саклап калырга тырышкан, хәрбиләр исә, үз чиратында, аларга каршы күз яше чыгаручы газ кулланган.

Венесуэла оппозициясе җитәкчесе Һуан Гуайдо хәрбиләрдән һуманитар ярдәмне кертүне сораган, 60лап хәрби җитәкче моңа ризалашкан. Венесуэла президенты Николас Мадуроны хуплаган югары хәрби җитәкчелек үтенечне җавапсыз калдырган.

Колумбия белән чиктәге вазгыять аркасында Николас Мадуро шул ил белән дипломатик мөнәсәбәтләрне туктату турында игълан итте. Мадуро АКШтан җибәрелгән һуманитар ярдәм кертүгә каршы чыга, аның сүзләренчә, ярдәм илдәге хакимиятне үзгәртү өчен кулланыла ала.

Венесуэлада икенче тапкыр президент вазифасына керешкән Мадурога каршы гыйнвар азагыннан бирле оппозиция протестлары бара. Алар илдә авыр кризис баруын белдерә, сайлау нәтиҗәсен танымый. 23 гыйнвар көнне Венесуэла Милли ассамблеясе җитәкчесе Һуан Гуайдо үзен вакытлыча ил президенты вазифаларын башкаручы итеп игълан итте. Аны АКШ, Америка дәүләтләре оешмасы, бер төркем Европа илләре президент итеп таныды. Русия Мадурога теләктәшлек белдерә.

XS
SM
MD
LG