Русияләрнең өчтән ике өлеше түрәләрнең ришвәт алулары, аларны кулга алулар хакимиятнең таркалып баруын һәм коррупциягә батканын күрсәтә дип исәпли. 22 процент исә бу ил өчен типик күренеш түгел, сирәк очрый торган хәлләр дип саный. Моны Левада үзәге уздырган сораштырулар күрсәтә.
Гыйнвар ахырында Федерация шурасы әгъзасы Рауф Арашуковны кулга алуны респондентларның дүрттән бер өлеше дәүләт идарәсендә коррупциягә каршы ныклы көрәш күрсәткече дип белдерә. Ә өчтән бер өлеше монда түрәләр арасында йогынты өлкәләрен бүлешү өчен көрәш күрә. Русияләрнең 23 проценты исә Арашуковны кулга алу белән бәйле хәлләрне халык игътибарын чын проблемнардан читкә юнәлтү ысулы дип саный.
Арашуковларны сак астына алуны коррупцигә каршы ныклы көрәш дип өлкән яшьтәгеләр һәм кечкенә шәһәрләрдә, авылларда яшәүче түбән белемле кешеләр атый, ә яшьләрнең күпчелеге бу җинаять эш турында берни белми ди Левада үзәге җитәкчесе Лев Гудков.
32 яшьлек Рауф Арашуковны Федерация шурасында утырыш вакытында тоткарлап алып чыктылар. Кайбер хәбәрләргә караганда, аны ике кешене үтерү, шаһитләргә басым ясауда, "Газпром" ширкәтеннән 30 млрд сумлык табигый гыз урлауда гаеплиләр. Әлеге җинаять эше нигезендә түрәнең әтисе һәм тагын берничә кеше тоткарланды. Аларның күпчелеге төрле елларда Карачай-Чиркәстә "Газпром" структуралары белән бәйле булган.
Рауф Арашуков гаепләүләрне кире кага һәм эшне "заказ" белән ачылган дип атый.
21 февральдә Коррупциягә каршы көрәш фондына нигез салучы Алексей Навальный Карачай-Чиркәстә тагын бер абруйлы клан - Каитовлар-Батдыевлар турында тикшерү чыгарды. Навальный сүзләренчә, Карачай-Чиркәстә бөтен байлыкны берничә гаилә үз кулларында тота, төбәккә бюджеттан килгән акчаларны үзара бүлешә" дип белдерде.