Accessibility links

Актанышта мәктәп укучылары агулануда гаепле ике хатын-кызга мәҗбүри эш җәзасы билгеләнде


Актанышта 2нче санлы мәктәп бинасы
Актанышта 2нче санлы мәктәп бинасы

Актанышта былтыр сентябрьдә мәктәп укучылары агулануда 2нче санлы мәктәпнең пешекчесе һәм ресторанда савыт-саба юучы гаепле дип табылды.

"Актаныш" ресторанында савыт-саба юучы 57 яшьлек Рәфидә Камалетдинова һәм Актанышның 2нче санлы мәктәбе пешекчесе 48 яшьлек Илсөяр Әдһәмованың һәркайсына 160 сәгать күләмендә мәҗбүри эш билгеләнде. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының Татарстан идарәлеге хәбәр итә.

Тикшерү мәгълүматына караганда, "Актаныш" ресторанында эшләүче Рәфидә Камалетдинова савыт-саба юганда дезинфекцияләү матдәсен тиешледән биш тапкыр киметеп салган. Әлеге сыеклык белән ул савыт-сабаны, иттарткычны һәм ит кисә торган пычакны юган.

Берничә көн узгач Камалетдинова әлеге иттарткычны һәм пычакны кулланып, тефтели әзерләгән һәм соңрак аларны Актанышның 2нче урта мәктәбенә тапшырган. Мәктәп пешекчесе исә аларны төзек булмаган электр мичтә әзерләгән, шул сәбәпле ризык тиешле дәрәҗәдә термик эшкәртү узмаган диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Әлеге тефтелины ашаганнан соң 89 укучы табибларга мөрәҗәгать иткән, ә 25е хастаханәгә салынган.

Ата-аналар "яңа уку елыннан мәктәп һәм балалар бакчаларында ашарга читтән алып китерүне оештырдылар" дип сөйләгән иде. "Моңа кадәр мәктәп, бакчалар үзләре ризык пешерде. Хәзер "Актаныш" ресторанында әзерләп алып киләләр. Ата-аналар бу рәвешле ашатуга каршы иде, әмма колак салучы булмады", дигән иде Азатлыкка авырган баланың әтисе.

XS
SM
MD
LG