Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коррупция өчен борчылучы русияләр саны ике елда ике тапкыр арткан


Казанда коррупциягә каршы митинг, 26 март, 2017
Казанда коррупциягә каршы митинг, 26 март, 2017

Левада үзәге уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, русияләрне бигрәк тә бәяләр арту, фәкыйрьлек, коррупция борчый.

Илдә коррупциянең зур булуы өчен борчылу белдерүче русияләр саны 2016 елдан ике тапкыр арткан һәм 41 процентка җиткән. Бу хакта Левада үзәге сораштырулары күрсәтә. Эксперт Марина Красильникова әлеге саннар халыкның хакимиятнең нәтиҗәлелегенә ышанмавын күрәсәтә дип саный. Левада үзәге 2005 елдан башлап алып барган мондый сораштырулар тарихында коррупция өчен борчылучы русияләр саны иң югары дәрәҗәгә җиткән. Сораштыру нәтиҗәләрен "Коммерсантъ" китерә.

Иң кискен проблемнар дип халык бәяләр артуны саный. Бу хакта тикшерүдә катнашкан кешеләрнең 62 проценты белдергән. 44 проценты фәкыйрьлекне атаган.

Бары тик һәр дүртенче респондентны гына (28 процент) икътисади кризис, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендәге четерекле хәлләр борчый. Ә кеше хокуклары һәм ирекләре бозылу русияләрнең бик азын гына, нибары алты процентын гына борчый.

Халык хакимият алар турында кайгыртмый, ә бары тик үзләрен баету турында уйлый дип саный, шуңа күрә коррупциягә кагылышлы күрсәткечләр югары дип саный Левада үзәге экспертлары. Моңа шулай ук коррупциядә гаепләнеп тоткарланган түрәләр белән бәйле җәнҗаллар сәбәпле диелә.

Төрле илләрдә коррупция дәрәҗәсен бәяләүче Transparency International рейтингында 2018 елда Русия 138нче урынга төште. Ул мөмкин булган 100 баллдан 28 балл җыйды һәм рейтингта Папуа-Яңа Гвинея, Лүбнән, Иран, Мексика белән янәшәдә урнашты.

XS
SM
MD
LG