Accessibility links

Мадуро дәүләт нефть ширкәте офисын Мәскәүгә күчерә


PDVSA ширкәте логотибы
PDVSA ширкәте логотибы

Венесуэла вице-президенты Делси Родригес бу хакта җомга Мәскәүдә сөйләшүләр алып барган.

Венесуэла президенты Николас Мадуро PDVSA дәүләт нефть-газ ширкәтенең Лиссабондагы офисын ябып, Мәскәүгә күчерергә кушкан. Бу хакта илнең вице-президенты Делси Родригес игълан итте дип яза Reuters.

АКШ хакимиятләре PDVSA ширкәтенә чикләүләр кертте. Илдә ширкәтнең 7 миллиард долларлык активлары туңдырылды, шулай ук аның белән хезмәттәшлек итәргә теләүчеләргә чикләүләр каралган.

PDVSA — Венесуэланың төп керем чыганагы. Ширкәткә караган Американың нефть эшкәртүче Citgo Petroleum оешмасы илнең иң мөһим чит ил активларының берсе санала.

АКШ санкцияләре Венесуэладан нефть экспортына киртә куйды, дип язды Wall Street Journal, ширкәт нефть сатуны Һиндстан белән көйләргә тырыша.

Үзен Венесуэланың президенты дип игълан иткән оппозиция лидеры Һуан Гуайдо PDVSA-га үзенең вәкилләрен билгеләгән иде, әмма бу билгеләүләрне Венесуэла Югары мәхкәмәсе томалады. Гуайдоны күп кенә илләр Венесуэланың вакытлы президенты дип таный.

Ил вице-президенты җомга Мәскәүдә сөйләшүләр алып барган. Кремль Венесэла президенты дип Мадуроны саный.

XS
SM
MD
LG