Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда хатын-кыз тикшерүчене юстиция подполковнигы кыйнау белән бәйле җинаять эше ачылган


23 яшьлек тикшерүче кыз 38 яшьлек хезмәттәше тарафыннан кыйналуы турынла сөйләгән.

Башкортстанда эчке эшләр министрлыгының Белорецки районы тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасарына карата, кул астында эшләүчесен кыйнаган өчен, җинаять эше ачылган.

23 яшьлек тикшерүче кыз 38 яшьлек җитәкчесен үзен кыйнауда гаепли, дип хәбәр итә тикшерү комитетының Башкортстан идарәсе.

Тикшерү эше мәгълүматларына караганда, вакыйга 28 февральдә булган. Тикшерүче кыз сөйләвенчә, юстиция подполковнигы аңа хосусый йортларның берсе янында һөҗүм иткән. Кыз башы, тезләре, умыртка сөяге, кулбашы бәрелүе һәм корсак тирәсендәге җәрәхәте нәтиҗәсендә район хастаханәсенә эләккән диелә.

Җинаять эше Җинаять кодексының 115нче маддәсенең 1нче өлеше (ният белән сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү) һәм 119нчы маддәнең 1нче өлеше (үтерү белән янау) нигезендә кузгатылган. Башкортстан эчке эшләр министрлыгы подполковникны "эчке эшләр оешмалары хезмәткәренең намусына тап төшерүче гамәл кылганы өчен" вазифасыннан алган диелә.

Башкортстанда полиция җитәкчеләренең хатын-кыз хезмәттәшләренә карата көч куллануы турында бер җинаять эше карала иде инде. Былтыр октябрь ахырында Уфаның Киров районы мәхкәмәсе Кырмыскалы районы полиция бүлеге башлыгы Салават Галиев (50 яшь), Уфа районы полиция бүлеге башлыгы Эдуард Матвеев (51 яшь) һәм Уфа районының миграция идарәсе инспекторы, Павел Яромчукны (34 яшь) сак астына алу карары чыгарды. Алар полициянең җинаять турында мәгълүматларны ачыклаучысын (дознаватель) көчләүдә шикләнелә.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 30 октябрьгә каршы төндә миграция идарәсенең Уфа районы бүлегендә 23 яшьлек хатын-кыз хезмәткәр өч полиция түрәсе тарафыннан һөҗүмгә дучар була. Аны исерткеч эчемлекләр эчертеп көчләгәннәр диелә.

XS
SM
MD
LG