Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эфиопиядә һәлакәткә очраган очкычта өч русияле булган


"Эфиопия һава юллары" очкычы, архив фотосы
"Эфиопия һава юллары" очкычы, архив фотосы

Аддис-Абебадан Найробига баручы очкычтагы 157 кешенең барысы да һәлак булган диелә.

Якшәмбе Аддис-Абеба һава аланыннан юлга чыгып һәлакәткә очраган "Эфиопия һава юллары" очкычындагы 157 кешенең барысы да һәлак булган. Бу хакта Эфиопия (Хәбәшстан) телерадиотапшырулар корпорациясенә сылтанып Reuters агентлыгы хәбәр итә.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Кения башкаласы Найробига баручы очкычта 33 илнең ватандашы булган. Шул исәптән өчесе - Русия ватандашы. Бу хакта Ethiopian Airlines Group вәкилләренә таянып ТАСС хәбәр итә.

Һәлак булучылар - 149 юлчы һәм экипажның 8 әгъзасы. Эфиопия премьер-министры һәлак булучыларның гаиләләрененең кайгысын уртаклашты.

Очкычның юлы
Очкычның юлы

Һәлакәтнең сәбәпләре әлегә билгесез. Flightradar24 хезмәте мәгълүматына караганда, ЕТ302 рейсын башкаручы очкыч Аддис-Абеба һава аланыннан күтәрелеп 6 минут узуга 3 чакрым биеклеккә җиткәч радар экраннарынннан юкка чыккан.

Бу 2019 елда юлчы очкычның иң зур һәлакәте. Узган елның октябрендә Индонезиядә шул ук "Боинг-737 MAX 8" очкычы һәлакәткә очраган иде, ул чакта 189 кеше һәлак булды.

XS
SM
MD
LG