Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә татар рок-концерты узачак


Рок-концерт афишасы
Рок-концерт афишасы

Концертта Казаннан Gauga төркеме, Рәдиф Кашапов, Мәскәүдән "Карт аяк" төркеме катнашачак.

Yummy Music лейблы 14 мартта Мәскәүдә татар рок-концерты тәкъдим итә. Шәһәрнең "Китайский летчик Джао Да" кафе-клубында Казаннан Gauga төркеме, Рәдиф Кашапов, Мәскәүдән "Карт аяк" төркеме катнашачак.

Gauga төркемен тумышы белән Башкортстанның Бөре шәһәреннән булган Әскәр Юнысов җитәкли. Төркемнең "Nindi rahat" һәм "Shilma" альбомнары бар, ул "КУ" рок-спектакле һәм "Буяулар" вербатимында катнашты, Татарстан хоры белән хезмәттәшлек итә, кинода төшә. Мәскәүгә төркем яңа музыкантлар һәм акустик экспериментлар белән бара дип хәбәр итә оештыручылар.

Журналист, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рәдиф Кашапов җырлар иҗат итү белән 2013 елдан ныклап шөгыльләнә башлый. 2015 елда Петербур, Казан, Мельбурн, Һельсинки һәм Түбән Новгородтагы дуслары белән "Тамгалар" альбомын яздыра, ә 2017 елда "Өмет станциясе" җыентыгын чыгара.

"Карт аяк" дип аталган Мәскәү төркеме 2018 ел башында оешты. Ул тел һәм милли фольклорны блюз, фанк һәм хард-рок белән берләштерү максаты белән формалаша дип белдерелә.

XS
SM
MD
LG