Русиянең һәм Украинаның күпчелек ватандашлары ил чикләре ачык булырга, виза һәм таможня тәртибе булмаска тиеш дип саный. Левада үзәге һәм Киевның халыкара социология институты уздырган сораштыруларга караганда, мондый фикерне русияләрнең 52 проценты, украиннарның 48 проценты белдергән. Ябык чикләрне русияләрнең чиреге һәм украиннаның өчтән бер өлеше хуплый.
Украиннарга яхшы мөнәсәбәт турында русияләрнең 82 проценты белдергән, респондентларның 25 проценты үз мөнәсәбәтләрен бик яхшы дип атаган. Украина халкының 77 проценты русияләргә яхшы мөнәсәбәттә, ә 23 проценты бик яхшы мөнәсәбәттә.
Соңгы өч елда украиннар образы Русия халкы арасында яхшырды дип искәртә социологлар. 2016 елның маенда украиннарга "бик яхшы" һәм "нигездә яхшы" мөнәбәтләре турында 59 процент русияле белдергән булган. Русияләр образын уңай бәяләүче украиннар саны өч елда 10 процентка арткан.
Узган көздә Украина 1997 елда төзелгән Русия белән дуслык, хезмәттәшлек һәм партнерлык килешүен вакытлыча гамәлдән чыгарды.
2014 елда Русия Украианың бер өлешен - Кырым ярымутравын аннексияләде. Киев һәм Көнбатыш илләре Кремль Донбасстагы фетнәчеләргә ярдәм итә дип тәкърарлый. Шулай итеп Мәскәү дуслык турындагы килешүне бозды диелә. Русия фетнәчеләргә ярдәм итүен кире кага, ә Кырым аннексиясен "кушылу" дип атый.