Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британ парламенты Brexit-ны кичектерү өчен тавыш бирде


Кичектерүне хәзер Европа берлегенең 27 иле расларга тиеш булачак.

14 март кичендә Британ парламенты Британиянең Европа берлегеннән чыгуын (Brexit) 29 марттан соңрак датага күчерү өчен тавыш бирде. Кичектерүне 412 депутат хуплады, 202 кеше каршы чыкты.

Хөкүмәт тәкъдим иткән һәм парламент хуплаган тәкъдим нигезендә, Британ парламенты 20 мартка кадәр Европа берлеге белән килешүне хупласа, Brexit 30 июньгә кадәр кичектереләчәк. 20 мартка кадәр килешү хупланмаса, Brexit тагын да соңрак булырга мөмкин. Бу очракта Британия май аенда узачак Европа сайлауларында катнашырга тиеш булачак.

Хәзер Британия премьер-министры Тереза Мэй Brexit-ны кичектерү турында тәкъдим белән Европа берлегенә мөрәҗәгать итәчәк. Карарны Европа берлегенең 27 иле расларга тиеш.

Моңарчы Британ парламенты Brexit турында кабат референдум үткәрүдән баш тарткан иде. Бу тәкъдимне 85 депутат хуплап, 334 депутат аңа каршы чыкты.

2016 елның июнендә Британиядә узган референдумда тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Европа берлегеннән чыгуны хуплап тавыш биргән иде. Парламент әгъзаларының күпчелеге Brexit дип аталган бу чыгуга каршы булса да, төп фиркаләр вәкилләре сайлаучыларның теләген тормышка ашырачакбыз, дип белдерделәр.

Европа берлегеннән чыгу процессы 2017 елның мартында башланды. Brexit-ны премьер-министр Тереза Мэй хөкүмәте тормышка ашыра. Парламент хөкүмәт тәкъдим иткән ике килешүдән баш тартып каршы тавыш бирде. 13 мартта парламент шулай ук Европа берлегеннән килешүсез чыгуга каршы тавыш биргән. Brexit-ны кичектерү хөкүмәткә Британ парламентын да, Европа берлеген дә канәгатьләндерә алган килешүне әзерләргә вакыт бирә.

XS
SM
MD
LG