Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШта Венесуэла дипломатик вәкиллекләре Гуайдо контроленә күчә башлаган


Һуан Гуайдо
Һуан Гуайдо

Венесуэла тышкы эшләр министрлыгы бу гамәлләр халыкара кануннарны боза ди һәм АКШ җитәкчелеген моны туктату өчен чаралар күрергә чакыра.

Венесуэланың АКШтагы өч дипломатик вәкиллеге вакытлы президент дип игълан ителгән Һуан Гуайдо контроленә күчкән дип хәбәр итә матбугат чаралары. Тагын дүртесен контрольгә алу омтылышлары бара. Венесуэла тышкы эшләр министрлыгы бу гамәлләр халыкара кануннарны боза дип белдерә һәм АКШ җитәкчелеген "канунсыз" басып алуларны туктату чаралары күрергә чакыра.

Гуайданоның АКШтагы вәкиле Карлос Веккио сүзләренчә, ул Вашингтонда хәрби һәм хәрби-диңгез атташе вәкиллекләре урнашкан ике бинаны һәм Нью-Йоркта Венесуэланың баш консуллыгы бинасын контрольдә тота. Веккио якын көннәрдә Гуайдо вәкилләре Венесуэланың Вашингтондагы Джорджтаун районында урнашкан илчелеген контрольгә алырга җыена дип белдерә. Әмма моның өчен АКШ Дәүләт департаменты һәм җирле хакимият белән кайбер мәсьәләләрне килештерергә кирәк ди Веккио.

Венесуэлада икенче тапкыр президент вазифасына керешкән Николас Мадурога каршы гыйнвар азагыннан бирле оппозиция протестлары бара. Алар илнең тирән кризиста булуын белдерә, сайлау нәтиҗәсен танымый. 23 гыйнварда Венесуэла парламенты җитәкчесе Һуан Гуайдо үзен вакытлыча ил президенты вазифаларын башкаручы дип игълан итте. Аны АКШ, Америка дәүләтләре оешмасы, бер төркем Европа илләре президент итеп таныды. Русия исә Мадурога теләктәшлек белдерә.

Венесуэланың Вашингтондагы хәрби атташесы Хосе Луис Сильва Николас Мадуро режимыннан гыйнварда ук китүен белдерде һәм оппозиция җитәкчесе Гуайдоны кануни президент дип таныды. Веккио сүзләренчә, Каракасның Вашингтондагы 55 дипломатының 12-се АКШта калырга һәм Гуайдога теләктәшлек күрсәтергә карар иткән. АКШ узган атнада үз дипломатларын Венесуэладан чакырып алган иде.

Венесуэланың баш консуллыклары Нью-Йорктан тыш, Бостон, Чикаго, Һьюстон, Яңа Орлеан һәм Сан-Францискода бар.

XS
SM
MD
LG