Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиянең полиция дәүләте Сталинның канэчкеч дәүләтен дә уздыра"


Казанда узган пикет
Казанда узган пикет

19 март Казаннның Петров паркы алдында Мәскәүдә тоткарланган Азат Мифтаховны яклап пикет узды. Пикетка чыгучылар Русиянең хәзерге "полиция дәүләте" Берия гамәлләрен дә уздырып җибәрә дип белдерделәр.

ТИҮ оештырган пикетта "Татарлар! Татар галиме Азат Мифтаховны яклап чыгыгыз!", "Мәскәү 2019 = 1937", "Гаепсез Азат Мифтаховны азат итүне таләп итәбез", "Конституция гаранты Путин! Полиция башбаштаклыгын туктатырга таләп итәбез!" дигән һәм башка шигарләр күтәрелде.

"Азат Мифтаховка азатлык" шигаре белән пикета катнашкан социолог Искәндәр Ясәвиев Азатлыкка, Азат Мифтаховка гаепләү белдерүдә куәт оешмаларының эшчәнлеге шикләнү тудыра, диде.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

"Башта Мифтаховны шартлаткыч ясауда гаепләп тоткарлыйлар, аннан иреккә җибәрәләр һәм шундук икенче тапкыр тоткарлап "Бердәм Русия" фиркасе офисына ут төртүдә гаеплиләр. Полициянең бу гамәле, "өстән" кешене утыртырга дигән әмер бирелүен ачыктан-ачык күрсәтеп тора. Хәзер Русия куәт оешмалары кануннарга таянмыйча эшли. Русиядә бу башбаштаклыкны туктатачак ирекле мәхкәмәләр юк. Бердәнбер чара - кешеләр, ил ватандашлары. Һәм мин шуңа күрә монда чыктым да", диде Ясәвиев.

Аның фикеренчә, бу хәлләр караңгы чылбырны хәтерләтә.

"Кичә "Мемориал"ның Чечнядәге җитәкчесе Оюб Титиевне 4 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Анастасия Шевченко өй сагында утыра. Хәзер Азат Мифтахов. Болар әле без белгәннәре генә. Мондый кешеләр Русиядә йөзләгән. Алар хакимиятне тәнкыйтьләгән өчен, ирекле фикер әйткәннәре өчен төрмәләрдә җәфа чигә", дип белдерде социолог.

"Мифтаховны да гаепләп төрмәгә утырту-утыртмаулары күбрәк бездән, җәмгыятьнең үз-үзен тотышыннан торачак. Без хокуксызлыкка каршы күбрәк тавыш чыгарабыз, протест белдерәбез икән, аның иректә калуына аз булса да өмет бар", дип саный Ясәвиев.

Чараны оештыручылардан ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев әлеге пикетка Азат Мифтаховка теләктәшлек күрсәтү һәм шул ук вакытта Русиядәге "полиция дәүләтенә" каршы булуларын күрсәтү өчен дә чыгуларын әйтте.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

"Русия полиция дәүләтенә әйләнде. Бер ел элек Русиядә узган дөнья футбол чемпионаты алдыннан профилактика өчен дип бер төркем мөселманны тоткарладылар. Хәзер майда аларны мәхкәмә көтә. Аларга 15-20 ел төрмә җәзасы бирерләр мөгаен. Азат Мифтаховка килгәндә, аны тоткарлау рәвеше үк бу егеткә ясалма гаепләү белдерелүен күрсәтеп тора.

Без мондый полиция дәүләте системына каршы чыгабыз. Мифтахов әлеге системның бер корбаны. Полиция хезмәткәрләре акча эшләү, погонга йолдыз элү, дәрәҗә күтәрү өчен кешеләрне нахакка тоткарлыйлар. Мифтахов очрагында да аны нияте өчен тоткарладылар.

1937 елларда Берия һәм Вышинскийлар гаепсез кешеләрне ниятләре өчен 5 елга төрмәгә утыртканнар. Ә хәзер 20 елга утырталар. Хәзерге тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре кылган гамәлләрне ишетсәләр, Берияләр табутларында әйләнеп ятар иде. Чөнки болар хәзер Берияләрне дә уздырып җибәрәләр. Хәзерге полиция дәүләте Сталинның канэчкеч дәүләтен дә уздырып җибәрә", дип белдерде Азатлыкка Зәкиев.

Тумышы белән Түбән Камадан булган, Мәскәүдә аспирантурада укучы 25 яшьлек Азат Мифтаховны 1 февральдә тоткарладылар. Март башында мәхкәмә аны сак астында тотуны 7 апрельгә кадәр озайтты.

Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр. Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгатьләр юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.

Хәзер Мифтахов шартлаткыч ясауда түгел, "Бердәм Русия" офисына төтен шашкасы ташлауда гаепләнә. 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзәсен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми.

XS
SM
MD
LG