Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вера Керпельгә күмәкләп йога белән шөгыльләнү оештырганы өчен 20 мең сум штраф салынды


Вера Керпель
Вера Керпель

Чүп яндыру заводы төзүгә каршы хәрәкәт җитәкчесе Вера Керпельне мәхкәмә тарафыннан килешенмәгән чара уздыруда гаепле дип табылды.

Вера Керпельга 20 мең сум күләмендә штраф салынды. Мәхкәмә утырышы 2 апрельдә узды. Керпельне административ хокук бозулар кодексының 2нче маддәсе нигезендә пикет оештыруда гаепләделәр. Ул мәхкәмә карарын "көлке" дип атады, чөнки физкультура белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен хөкем ителергә дә мөмкин икән ди ул.

Керпеоль узган елның августында Татарстан хөкүмәте бинасы каршында чүп яндыру корылмасына каршы активистлар белән күмәкләп йога белән шөгыльләнүне оештырган иде.

Вера Керпель әйтүенчә, алар Казанның Вахитов мәхкәмәсе чыгарган бу карарны Татарстанның Югары мәхкәмәсендә шикаять итәргә җыена. "Кирәк булса, Страсбург мәхкәмәсенә дә барып җитәрбез", диде ул.

Ул шулай ук бүген табигатьне саклау прокуроры белән очрашу планлаштырылган булуын да әйтте. Ләкин аны мәхкәмә утырышына өенең ишегалдыннан ук алып киткәнгә күрә, очрашу булмый калган.

Вера Керпель эше 29 мартта карала башлады. Аңа Татарстан хөкүмәте бинасы каршында былтыр августта күмәкләп йога белән
шөгыльләнүне оештырган өчен административ беркетмә төзелгән булган. Соңрак Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе административ эш документларын кире полициягә кайтарды һәм аларны тиешенчә әзерләргә кушты. ​

Чүп яныдру корылмасын Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы - "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы каты калдыкларның яртысын юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG