2010 елга кадәр Башкортстан премьер-министры булган Раил Сарбаев Республика үсеше корпорациясен җитәкләячәк. Бу хакта "Коммерсант-Уфа" яза.
Кайбер чыганакларга ярашлы, ул 4 апрельдән үк эшли башларга тиеш.
"Бу карар республика башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның, соңгы низагка нокта куеп, бөтен көчле җитәкчеләр белән бергә эшләячәген белдерә, ә Сарбаевның нәтиҗәле эше шик тудырмый", дигән фикердә басма экспертлары.
Раил Сарбаев 2008 елның апреленнән 2010 елның июленә кадәр Башкортстан премьер-министры булып эшләде. 2011 елның февралендә аңа карата җинаять эше ачылды. Ул республика бюджетыннан 1,6 млн сум акча урлауда шикләнелде. 2013 елның сентябрендә берничә аппеляциядән соң Сарбаевны Башкортстан югары мәхкәмәсе аклады. 2013 елның гыйнварыннан 2014 елның июленә кадәр "СГ-Транс" ширкәте вице-президенты булды. 2014 елда үз намзәтен Башкортстан президенты вазифасына тәкъдим иткән иде, ләкин президентлык көрәшеннән алынды. Соңрак республиканың парламент сайлауларында Салаваттагы бер мандатлы сайлау бүлгесендә "Гадел Русия" фиркасеннән катнашкан иде, ләкин "Бердәм Русия" намзәтен җиңә алмады.
Башкортстанның үсеш корпорациясе республикага инвестицияләр җәлеп итү һәм килгән инвесторларның проектларын башкаруда ярдәм итү белән шөгыльләнә.