Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокуратура Ольга Зыятдиновага чыгарылган хөкем карары белән килеште


Ольга Зыятдинова
Ольга Зыятдинова

Татарстан прокуратурасы Зыятдиновага чыгарылган хөкем карары белән килеште, ә активистның апелляция шикаяте Татарстан югары мәхкәмәсендә 16 апрельдә каралачак.

Татарстан прокуратурасы активист Ольга Зыятдинованы биш ярым елга ирегеннән мәхрүм итү турында чыгарылган хөкем карарын шикаять итмәячәк. Бу хакта Idel.Реалиига прокуратураның матбугат хезмәте белдергән.

15 мартта Казанның Яңа Савин районы мәхкәмәсе Ольга Зыятдинованы биш ярым елга колониягә утырту турында карар чыгарды. Ул чакта прокуратура Зыядинованы җиде ярым елга ирегеннән мәхрүм итүне сораган иде.

Хөкемдар Марсель Әхмәтшин Ольга Зыятдинованы Русия җинаять кодексының 132-нче (җенси көчләү гамәлләре кылу) һәм 150-нче (балигъ булмаганнарны җинаять кылуга этәрү) маддәләре нигезендә гаепле дип тапты. Кодексның 135-нче (балигъ булмаганнарга карата азгын гамәлләр кылу) маддәсе нигезендәге гаепләүне кире какты, җинаять юк дип белдерелде. Иректән мәхрүм итү вакыты тоткарлау көненнән, ягъни 2018 елның 24 апреленнән башлана. Мәхкәмә тикшерү изоляторында тотылуның бер көне көн ярымга торуын да искәртте.

Зыятдинованың адвокаты карарны югарырак мәхкәмәгә шикаять итәчәген белдерде. Апелляция шикаятен адвокат, Зыятдинованың ире һәм ике улы бирәчәк диелде. Алар Татарстан югары мәхкәмәсеннән активистка карата җинаять эзәрлекләвен туктатуны сорый.

Югары мәхкәмә Ольга Зыятдинованың шикаятен 16 апрельдә караячак.

XS
SM
MD
LG