Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дерипаска АКШның чикләүләр исемлегенә керүе сәбәпләрен тикшерүчеләргә $600 мең түләмәкче


Олег Дерипаска
Олег Дерипаска

Олег Дерипаска белән бәйле ширкәтләрдән АКШ чикләүләрне алган иде, әмма үзе ул һаман санкцияләр исемлегендә. Эшкуар моның сәбәпләрен тикшерүне сорый.

Русия эшмәкәре Олег Дерипаска үзенең АКШ чикләүләр исемлегенә кертелү сәбәпләрен тикшерүче журналистларга 600 мең доллар түләячәк. Эшкуар үзеннән бөтен чикләүләрне алуны таләп итеп Америка хөкүмәте белән мәхкәмәләшә. Аның юристлары премия түләргә җыенуы турында Financial Times яза.

Дерипаска үзен АКШның санкцияләр исемлегенә кертелү сәбәпләре дип илдәге эчке сәясәт мәсьәләләре тора дип саный. Ул президент Владимир Путин белән шәхси элемтәләре барлыгын һәм җинаятьләрдә катнашуын кире кага (АКШта ул оешкан җинаятьчелек белән элемтәдә булуда шикләнелә). Эшкуар үзенә карата чикләүләр Америка кануннарын бозып кертелде дип саный. АКШ финанс министрлыгына каршы шикаятьтә ул үзенә карата "олигарх" сүзен куллануны да тыюны таләп итә.

  • АКШ Конгрессы былтыр Америка дошманнарына каршы тору турында кабул иткән канунга ярашлы Кушма штатлар 6 апрельдә Русиянең 24 ватандашына һәм 14 ширкәтенә чикләүләр керткән иде. Исемлектә Олег Дерипаска һәм Виктор Вексельберг кебек эшмәкәрләр һәм шулай ук түрәләр бар.
  • АКШ финанс министры Стивен Мнучин Дерипаска исеме белән бәйле ширкәтләрдә аның өлеше 50 проценттан кимрәк булган очракта чикләүләрне алу мәсьәләсен карарга вәгъдә итте. Дерипаска "РусАл", En+ ширкәтләрнең җитәкчеләр шурасыннан чыкты. Быел гыйнварда эшкуар белән бәйле "Русал", En+ һәм "Евросибэнерго" ширкәтләреннән чикләүләрне алынды.
  • New York Times исәпләүләренә караганда, миллиардерның үзе, аның фонды, элекке хатыны Полина, Полинаның әтисе Валентин Юмашев һәм аларның ширкәтләре контролендә En+ ширкәтене якынча 57 процент хиссәләре кала.
XS
SM
MD
LG