Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда эшмәкәрләр Тәтешле районы башлыгына каршы митинг оештырмакчы


Тәтешле районы хакимияте бинасы
Тәтешле районы хакимияте бинасы

Башкортстанда Тәтешле районы эшмәкәрләре район башлыгы Рушан Гәрәевне вазифасыннан алу таләбе белән митингка чыгарга җыена.

Канәгатьсезлек сәбәпләре төрле, беренче чиратта, район башлыгы Рушан Гәрәев яңа җитештерү бизнесы ачуга киртә куя дип саный эшмәкәрләр. Бу хакта "Мксеть" яза.

2 майда районның 30лап эшмәкәре җыелыш уздырган һәм митинг оештыру турында карар кабул иткән. Җыелышта авыл хуҗалыгы кооперативлары рәисләре, урман хуҗалыгы бизнесы вәкилләре катнашкан.

"Кемдер Сабантуйга 300 мең сумлык материал бирә, аңа акча түлибез дип вәгъдәлиләр, ә акча урынына мактау грамотасы гына бирделәр. Урман кишәрлекләре бирмиләр. Бер эшмәкәр яңа җитештерү ачмакчы иде, мөмкинлек бирмәделәр", дип сөйләгән җыелышта катнашучыларның берсе.

Митингның төгәл датасы әле билгеле түгел.

Моннан тыш, Тәтешле районында "Башнефть" ширкәтенең нефть чыгарылганнан соң җирләрне рекультивацияләү өчен бүленгән компенсациясен максатчан кулланму белән бәйле прокуратура җинаять эше дә кузгаткан иде.

"Народный фронт Регион" активистлары мәгълүматынча, Тәтешле хакимиятенең вазифадагы затлары нефть чыгару эшләре барган җирләрне кулланучы дип башка юридик затларны атаган, ә җирләрнең чын кулланучылары мәнфәгатьләре исәпкә алынмаган.

2015-2016 елларда "Башнефть" авыл хуҗалыгы җирләренә салынган зыянны каплату өчен 110 млн сум акча күчергән. Әмма ул акчалар җирнең чын кулланучыларына түгел, ә район хакимияте атаган юридик затларга күчкән.

Шулай итеп, нефть чыгару эшләре барган авыл хуҗалыклары "Башнефть"тән алырга тиешле компенсацияне күрмәгән.

Моңа охшаш хәлләр Тәтешле районыннан ерак түгел Краснокама районында да булган иде. Район җитәкчелегенә карата җинаять эше ачылды.

XS
SM
MD
LG