Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татнефть "Дружба" нефть үткәргечен пычрату гаебен кире кага


Татнефть ширкәте "Дружба" нефть үткәргеченә пычрак нефть тапшыруда гаепләүләрне кире кага. Татарстан ширкәтен "Дружба" нефть үткәргечен пычрату эше нигезендә тоткарланган эшмәкәр Роман Трушев гаепләгән иде.

Татнефть нефть чыгаруда хлоридлар кулланмый, лаборатор үрнәкләргә караганда, "Транснефть" системына тапшырылучы чимал техник нормаларга туры килә диләр Татарстан ширкәтендә. Бу хакта ТАСС яза.

"Дружба" нефтүткәргеченең хлорорганика белән пычрану эше нигезендә тоткарлаган эшмәкәр Роман Трушев Татнефть апрельдә тапшырган нефтьтә хлоридларның күп тапкыр артык булуы теркәлде дип белдергән иде.

"Татнефть нефтендә хлорорганика 2700 ppm дәрәҗәсенә җитүе турында төгәл мәгълүмат бар миндә. Ләкин бу фактны тикшерү оешмалары исәпкә алмый", диде Трушев. Татнефть исә бу сүзләрне кире кага.

"Татнефть ширкәте беркайчан да мондый максталарда хлорорганика кулланмый. Нефтьне "Транснефть" системына тапшырган вакытта нормалалардан тайпылыш теркәлмәгән", диләр Татарстан оешмасында.

Моннан тыш ширкәт вәкиле Татнефтьнең турыдан-туры "Транснефть-Дружба" нефть үткәргеченә чимал агызмавы, башта "Транснефть" системына тапшыруыы турында да белдерде.

"Нефть сыйфаты химик-аналитик лабораториядә кабул итүче як тарафыннан бәяләнә һәм ике яктан ("Транснефть" һәм Татнефть) имзалар белән раслана", диләр Татарстан ширкәтендә.

20 апрель Беларусның "Белнефтехим" дәүләт концерны "Дружба" торбасында нефть пычрануы хакында белдерде. Анда хлорорганик кушылмалар нормадан ун тапкыр артык булган, шунлыктан ширкәтнең кыйбатлы җиһазлары сафтан чыккан. Русиянең "Транснефть" ширкәте пычрануны таныды һәм ул Самар-Унеча өлешендә барлыкка килгән диде.

"Дружба" торбасында нефть пычрануы эше нигезендә дүрт кеше тоткарланган дип белдерелде.

Әлеге хәлләрдән соң "Азат Идел-Урал" хәрәкәте Русиянең нефть транзиты белән шөгыльләнүче "Транснефть" һәм нефть экспортлаучы "Татнефть", "Башнефть" һәм "Роснефть" кебек ширкәтләргә халыкара аудит уздыруны сорап, ачык хат чыгарды. Соңрак активистлар бу темага Киевта Германия илчелеге каршында пикет та оештырды. Алар Русияне техноген каза турында мәгълүмат яшерүдә гаепләде.

XS
SM
MD
LG