Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховның аппеляция шикаяте 23 майда каралачак


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Адвокат Светлана Сидоркина җомга көнне Азат Мифтахов белән очрашкан.

"Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә шикләнелүче Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны сак астында калдыруны озайту аппеляциясе 23 майга билгеләнгән. Бу хакта "Idel.Реалии"га интервьюда Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина әйтте. Сидоркина Мифтахов белән 17 май көнне Тикшерү изоляторында очрашкан.

Аппеляция утырышы Мәскәү дәүләт мәхкәмәсендә булачак, әмма Мифтаховны анда алып килмәячәкләр. Аралашу бары видеоэлемтә аша гына булачак.

Сидоркина сүзләренчә, Азат үзен яхшы хис итә, изолятордагы шартларга зарланмый һәм барлык хат язучыларга рәхмәтләрен җиткерә.

"Әлеге хатлар Азатның кәфен күтәрә, әмма ул барысына да җавап биреп бетерә алмый. Үпкәләмәсеннәр дип сорады", ди Сидоркина.

Элегрәк Мифтахов җәзалаулар, куәт оешмалары тарафыннан янаулар турында белдергән иде.

"Әлбәттә аның кәефе төшкән чаклары була. Полиция тормышымны чәлпәрәмә китерде, ди. Әмма гомумән бик төшенкелеккә бирелеп китмәскә тырыша. Психологик кәефе киләчәккә тәэсир ясавын яхшы аңлый", ди Сидоркина.

Адвокат сүзләренчә, Азат математика белән күп шөгыльләнә һәм китаплар укый. Күптән түгел Виктор Гюгоның "Собор парижской богоматери" китабын укып бетергән. Май азагында әнисе белән очрашу рөхсәт ителгән.

  • 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
  • Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
  • Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 апрельгә, аннары 7 майга, күптән түгел 7 июньгә кадәр сак астында тоту карары чыгарды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG