Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховка тагын бер җинаять эше ачылу хәбәрен адвокат кире какты


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Baza Telegram-канал Азат Мифтаховка наркотиклар саклау маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган дип хәбәр иткән иде. Аспирантның адвокаты моны кире какты.

Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховка Русия Җинаять кодексыныд 228нче маддәсе (наркотиклар саклау һәм сату) нигезендә эш ачылган дигән хәбәрне адвокат Светлана Сидоркина кире какты.

"Бернинди дә җинаять эше юк. Адвокат буларак, бу хакта белмим. Җомга без тентү вакытында алынган әйберләргә химик экспертиза уздыру карары белән генә таныштык. Бу хәбәр фейк дип саныйм", диде Сидоркина.

Мифтаховка яңа эш ачылу турында Baza Telegram-каналы хәбәр иткән иде.

Канал мәгълүматларынча, җинаять эше иске фактларга нигезләнеп ачылган: имеш шартлаткыч ясау эше нигезендә тентү уздырганда Мифтаховта наркотиклар эзе булган шешә тапканнар. Экспертиза аның һашиш булуын күрсәткән. Әмма ул бик аз микъдарда булган һәм Мифтаховны наркотиклар саклауда гаепли алмаганнар.

Азат Мифтахов Мәскәүдә "Бердәм Русия" офисына утлы шешә атуда гаепләнеп тикшерү изоляторында утыра. Ул кимендә 7 июньгә кадәр сак астында булачак. Гаепләү яшерен "шаһит" сүзләренә нигезләнә.

Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать юллады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә. "Мемориал" хокук яклау оешмасы аны сәяси тоткын дип таныды.

Узган атнада Күзәтүчеләр иҗтимагый комиссиясе әгъзасы Евгений Еникеев изоляторда Мифтахов белән очрашканнан соң аспирантка карата яңа җинаять эше ачу белән янаулар булуын белдергән иде.

XS
SM
MD
LG